16+

Илнар Сәйфиев бер ел буена кайда югалып торганын әйтте

– Хәерле көн, Илнар! Хәлләрегез ничек? Кая югалдыгыз?

Илнар Сәйфиев бер ел буена кайда югалып торганын әйтте

– Хәерле көн, Илнар! Хәлләрегез ничек? Кая югалдыгыз?

– Хәлләр әйбәт, Аллага шөкер! Əллә никадәр шаккатырлык яңалыклар юк, эшләп йөрибез.

Югалуымның төп сәбәбе – гаилә, балалар. Сәнгатьтә инде 15-16 ел мин, ә балалар туды гына, шуңа күрә күбрәк алар белән буласы килә. Ел буе декрет ялында булдым. Ял дип арттырыбрак әйтәм инде. Чөнки минем төп эшем сәхнә түгел, ә төзелеш өлкәсендә. Шундагы эшләр белән мәш килдем һәм әле дә шунда.

Игезәк балалар булгач, хатынның үзенә генә авырга туры килә. Аллага шөкер, елак балалар түгел. Бик активлар, тик тормыйлар.

Бер атнадан диңгезгә барырга уйлап торабыз. Ике кечкенәбезне әбиләре белән калдырабыз. Югыйсә, алар белән ялның тәмен татып булмас. Ə Ләйлә кызыбыз безнең белән барачак, ул инде хәзер зур, артык игътибар сорамый.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading