16+

Ильяс Шәриповның туена чакырылган артистлар "соңга калган"

Узган ялларда танылган баянчы Ильяс Шәриповның туе гөрләп узды. Яшьләрнең никахы бер атна алдан булды. Туй мәҗлесе исә кияү белән кәләшнең туган ягы – Кукмарада үтте. Туй булгач, төрле хәлләр була. Шәриповлар туенда да көтелмәгән хәл булган.

“Бик авыр икән ул өйләнү. Бөтен нәрсә өчен борчыласың, кайгырасың. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт узды. Туйны кичке сәгать унберенче яртыга кадәр дип планлаштырган идек. Ахырдан Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның “Сайлап меңнәр арасыннан” җырына кияү белән кәләш катнашында талгын бию булырга тиеш иде. Артистлар үзләре дә туйга чакырылды, әмма аларның килүе хатыным өчен дә, кунаклар өчен дә көтелмәгән сюрприз иде. Ягъни Гөлназ белән Илсур кунаклар янына җыр соңында гына чыгарга тиеш иде. Ләкин алар бераз соңга калды, чөнки ул көнне башка мәҗлестә эшләделәр. Болай да инде сүземне тыңлап кайтканнары өчен рәхмәт үзләренә. Шулай итеп, туйны бер сәгатьткә озайтырга туры килде. Рәхмәт сүзләре әйтеп вакыт үткәнен сизми дә калдык. Гөлназ белән Илсур сәгать 11гә кайтып җитте, планлаштырылган сюрпризны тормышка ашырдык, Аллаһка шөкер”, - ди Ильяс.

Туйга чакырылган артистлар арасында Ильмира Нәгыймова, Зәринә Хәсәншина, Вадим Захаров, Илшат Сафин, Илнат Фәрхуллин, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов һәм башкалар булган. Мәҗлесне Илназ Миңнеханов алып барган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading