16+

Илзидә беренче концертына елан белән чыга

Эстрадага «Айдарым», «Күз карашым», «Ничек булсам, шулай ярат» дигән җырлары белән кереп киткән Илзидә Госманованың бу көннәрдә эше баштан ашкан. Казанның Кәрим Тинчурин театрындагы беренче зур концертына әзерләнә ул.

Илзидә беренче концертына елан белән чыга

Эстрадага «Айдарым», «Күз карашым», «Ничек булсам, шулай ярат» дигән җырлары белән кереп киткән Илзидә Госманованың бу көннәрдә эше баштан ашкан. Казанның Кәрим Тинчурин театрындагы беренче зур концертына әзерләнә ул.

- Илзидә ханым, соң булса да, уң булсын дигән сүз нәкъ сезгә туры килә бугай. Инде тормышның бер өлешен үттем дигәндә, ничек эстрада юлын сайларга булдыгыз?
- Бу минем кечке­нәдән килгән хыялым. Гомер буе сәхнәгә ом­тылып яшәдем. Иртә кияүгә чыктым, балалар таптым, шуңа бераз тоткарланганмындыр инде. Ләкин хыяллар тормышка ашыр өчен туа. Балалар аяк­ка баскач, мин дә үз юлым белән китәргә булдым.

- «Күз карашым» җырына төшерелгән клибыгызны тамашачы җылы кабул итте. Сез бит үзегез дә укытучы кеше...
- Заманында әти-әни, сәхнәгә чыкмыйсың, дип кырт кискәч, Татар дәүләт педагогия университетына укырга кердем. Берничә ел Казан мәктәбендә урыс телле балаларга татар теле укыттым. Анда да шул җырга кайтып кала иде инде, балаларны телгә җыр аша өйрәттем. Төрле бәйрәмнәр, чаралар оештырып үтте көнебез. Ләкин күңел тынгылык бирмәде, йөрәктәге моңны яшереп тотып булмый бит. Иҗатка якын дип, тамада булып эшли башладым, шуннан сәхнәгә мендем. Инде күптән укытмасам да, хәзер дә әле танышлар Укытучылар көне белән котлый.

- «Хан кызының хак төше» концерт программасы, исеменнән күренгәнчә, әкият рухында булырга охшаган?
- Безнең хан сараенда театральләштерелгән тамаша булачак ул. Халык мине бит күбрәк «Айдарым» җыры белән таный, менә шул җырга яраклаштырып эшләнгән сценарий инде ул. Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов алып барачак аны. Әкияти персонажлар да, еланнар белән бию дә булачак монда. Еланыбыз бик кадерле, карап кына торабыз, безнең күз алдыбызда матур булып үсте ул. Элек тычканнар белән сыйлый идек, хәзер куяннарга күчте аяксыз артистыбыз. Берничә авылда булдык инде, бик яхшы кабул иттеләр.

- Ә кайсы төбәктә аеруча да җылы каршы алалар?
- Узган ел Кама Тамагында булдык, бик яраттылар. Әлки районы, үзебезнең Балык Бистәсе халкы үз итте. Кая гына барсак та, бик җылы озатып калалар. Бу юлы да концертыма билетларны якташларым күп алды, алар миңа көч, яңа мөмкинлекләргә этәргеч биреп тора.

- «Ничек булсам, шулай ярат» дип җырлыйсыз, бәлки мәхәббәт хакына бераз булса да үзгәрергә кирәктер?
- Яраткан кеше нинди булса да ярата инде. Яратмаса, хет әллә ничек үзгәр, уч төбендә «өф-өф» итеп кенә торсаң да, барыбер яратмая­чак. Җырымдагыча, үзгәрергә кирәк дип санамыйм. Арада мәхәббәт булса, бөтен кимчелегең белән яраталар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading