16+

Ислам Кәлимуллин: “Армиядән кайткач аерылыштык”

Ислам Кәлимуллин чыгышы белән Самара өлкәсе Гали авылыннан. Күпләргә Ислам инстаграмдагы “Кушымта” проекты аша таныш. Ул халык һәм заманча җырларны остазы Марсель Мәхмүтов белән фортепианога кушылып башкара.

Ислам Кәлимуллин: “Армиядән кайткач аерылыштык”

Ислам Кәлимуллин чыгышы белән Самара өлкәсе Гали авылыннан. Күпләргә Ислам инстаграмдагы “Кушымта” проекты аша таныш. Ул халык һәм заманча җырларны остазы Марсель Мәхмүтов белән фортепианога кушылып башкара.

- Ислам, туган авылыңнан бик яшьли чыгып киткәнсең икән?

- Шулай булды шул. 7 сыйныфны Актанышта М.Шәймиев исемендәге гимназиядә укыдым, интернатта яшәдем. Анда минем кебек чит төбәкләрдән килүчеләр шактый иде. Ләкин укуны Казанда дәвам итәргә туры килде, чөнки атнаның 5 көнен Казанда төрле конкурсларда, концертларда катнашып үткәрә идем. Көннәрдән бер көнне үземә: "Нишлим соң мин монда?" - дигән сорау бирдем. Бер авылдан шундый ук икенче авылга күченеп килгән сыман тоелды. Миңа алга таба үсәргә кирәк иде. Әлбәттә, Актаныштан мине җибәрергә теләмәделәр. Ләкин әти белән әни белән сөйләшкәч, алар мине аңлады. 

- Һәм шуннан соң Казанга күчендеңме?

- Әйе, әти-әнием белән бергә Казанга күчендек. Башта күпмедер вакыт аерым фатир арендалап яшәдем. Үзем ашарга пешердем, керләрне үтүкләдем. 8нче һәм 9нчы сыйныфны Казанның 2нче гимназиясендә укыдым. Анда да төрле чараларда актив катнаштым, концертлар алып бара идем. Тик укуымны театр училищесында дәвам итәргә теләдем. Бу да үзенә күрә бер максатым иде. Училищеда эстрада бүлегендә Марсель Мәхмүтовта укыдым. Биредә төпле белем алдым. Анда артист өчен нәрсә кирәк, барысын да бирәләр. Элегрәк үз эчемә бикләнгән тыйнак һәм оялчан егет булсам, училищеда үземне иркен тотарга өйрәндем. 

- Конкурсларда гел беренче урыннар яуладыңмы?

- Юк, әлбәттә. Конкурс-фестивальләрне җенем сөйми. Белгечләр, жюри әгъзалары алдында чыгыш ясавы авыр ул. Андый җирдә бик нык дулкынланам. Тамашачы алдында җырлау бөтенләй башка төрле, рәхәт. Ләкин конкурсларны яратмасам да, гел катнаштым үзем. Минемчә, ул яңа мөмкинлекләр, үсеш.

- “Кушымта” проекты кайчан барлыкка килде?

- Өченче курста укыганда, Марсель абый белән "Кушымта" дигән сәхифә башлап җибәрдек. Җырларның кушымтасын гына башкарганга, аңа шундый исем бирергә булдык. Безнең җырларны инстаграмда шушы хештег белән табарга мөмкин. Әлеге проект барлыкка килгәннән соң, үзем дә сизмәстән, аудиториям үсеп китте, мине белә башладылар.

- Җырларны шулкадәр образга кереп башкарасың...

- "Аңлап җырлый бит, ә!" - дип язалар миңа. Мин ул хисләрне кичермәсәм дә, актерлык осталыгымны кулланам. Салават абый Фәтхетдиновның җырларын күп җырлыйм, чөнки аның җырларында мәгънә бар. Балачактан аның җырларын тыңлап үстем.

- “Кушымта”ны көттереп кенә чыгарасыз. Ул дәвамлы булачакмы?

- Укыган вакытта Марсель абый белән бергә булгач, җырларга да вакыт күбрәк була иде. Ә хәзер алай түгел. Шуңа күрә проектның дәвамлы булу-булмавы турында төгәл әйтә алмыйм. Халык атнасына берничә җыр сорый. Мин алай булдыра алмыйм. Вакыт җитми. Хәзер мин вокалга йөри башладым, спорт белән шөгыльләнәм. Артист кеше бар яктан да идеаль булырга тиеш. Мине югалттылар һәм бу күренеш сөендерә. Хәзерге башкаручыларның кайберләре берничә тапкыр күренә дә, аларны халык оныта. Ә мин әле чыгып та өлгермәдем, инде югалттылар. 

- Хәтта армиядә хезмәт иткәндә дә, җырны ташламадың...

- 2018 елда армиягә аддылар, Тольяттида хезмәт иттем. Шулай туры килде: туган якларга эләктем. Армиягә баруыма үкенмим. Төрле шартларда яшәргә туры килде, хәтта урманда да яшәдек. Шуның аркасында үпкәмә суык тиеп, Екатеринбургта госпитальдә дәваландым. Кайбер егетләр армиядә ел буе рәхәтләнеп телефонда утыра, әти-әнисе белән аралаша. Ә бездә андый мөмкинлек булмады. Айга бер телефон эләксә, рәхмәт әйтә идек. Җаем булганда, җыр яздырдым. Армиядә мине "татарин", "артист" дип йөртәләр иде.

- Йөргән кызың армиядән кайтканыңны көттеме?

- Армиядән бөтен дөньяны яулыйм дип, илһамланып, рухланып, Наполеон планнары белән кайткан идем. Тик аннан кайткач, депрессия башланды. Әйе, йөргән кызым бар иде. Әмма мин кайтып, бер атна узганнан соң без аерылыштык. "Мин сине аңламыйм, син үзгәргәнсең, син ышанычсыз", - диде. Нәкъ менә терәк һәм таяныч кирәк булган мәлдә, чөнки эшем дә юк иде бит әле, ул янымда булмады. Бу тормышта чын терәгем – ул әнием. 

- Хәзер йөргән кызың бармы?

- Армиядән кайтканнан соң, берничә "роман" булды. Әлегә янымда ышанычлы булырдай, гомер итәрдәй кеше юк. Әни: "Улым, синең хатының мәктәптә генә укыйдыр әле", - дип әйтә инде. Әни, гомумән, акыллы, төпле хатын-кыз. Һәрвакыт кирәкле киңәшләр бирә. Әти генә "өйлән, оныклар кирәк" дип ашыктыра.

- Армиядән соң кайда эшләдең?

- Башта ТНВ каналындагы сериалда бер геройны тавышландырдым. Ләкин акчасы аз булгач, бу эштән күңелем кайтты. Җаным теләгән эшне таба алмагач, кабат депрессиягә бирелдем. Сәнгать өлкәсенә үпкәләдем. Нәрсәгә алынсам да, килеп чыкмады. Уйладым-уйладым да, Мәскәүгә китеп бардым. Анда 9 ай яшәдем. Мәскәүдә мине көтеп торучы кеше юк иде. Ә әти-әнигә: "Эшем дә, яшәү урыным да бар", - дидем. Чынлыкта, Мәскәүгә юл тотканда, кесәмдә 6-7 мең сум акчам бар иде. Анда яшәгәндә, рус китапларын укыдым, телне шомартырга тырыштым. Хәтта укырга керергә хыялландым.

- Ни өчен Казанга кайтырга булдың?

- Казанга кайтуымның сәбәбе – иҗат, татар мохите, әти-әни сагындырды. Чын-чынлап нәрсә теләгәнемне аңладым - җырлыйсым килә. 

- Ислам, тамашачы сине сәхнәдә күрәчәкме?

- Татар эстрадасында революция бара. Мин үземне революционер дип әйтмим. Ләкин каеннар арасында яки кыр-болыннарда җырлап йөрергә җыенмыйм. Мин башкача фикерлим. Сәхнәгә чыккан очракта да стилемне үзгәртергә телим. Шундый юнәлештә бер җыр яздырдым, әлегә ул чыкмады. Мәхәббәт турында булачак ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    салям ИСЛАМ улым син мине оныткансындыр инде эниенанлатыр курщегез ЗУЛЬФИЯ АПАН КУТЯРЕП ЕРГЯН ИДЕМ УЗЕНЕ ЭШЕН НИЧЕК ДИГЯЧ НОМА ДИЯ ИДЕН МИНЧАСТО ИСКЯ АЛАМ СИНЕ ЭТИ ЭНИЕНЯ КУП САЛЯМ

    Мөһим

    loading