16+

“Ит кыздырам, кунакка керәсеңме әллә?”: Элвин Грей белән Олег Газмановны нәрсә бәйли?

12 мая 2025, 14:22
7474
0
5
Уку өчен 2 минут

Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин Россиянең халык артисты Олег Газмановка кунак булган. Соңгы арада җырчы җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә.

Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин Россиянең халык артисты Олег Газмановка кунак булган. Соңгы арада җырчы җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә.

Татарстанның атказанган артисты Радик Юльякшин Россиянең халык артисты Олег Газмановка кунак булган. Соңгы арада җырчы җәмәгатьчелек игътибары үзәгендә. Аның Тукай районы Белоус бистәсендә булган кием-салым саклый торган урыны белән хокук белгечләре кызыксына. Ачыклык кертер өчен бу сорауларны җырчының үзенә бирдек. 
– Олег Газманов белән күптән танышмы?
– Бу безнең беренче очрашуыбыз түгел. Якыннан аралашканым бар иде. Мәскәүдә булгач: “Ит кыздырам, кунакка керәсеңме әллә?” – диде. Менә шулай гади генә төшке ашта очраштык. Яңа дуэт яздырырга сөйләштек. Җыр эстрада стилендә булачак. Җырның исемен әйтмим, әлегә сер булып калсын.

– Тукай районындагы кием-салым саклый торган урыныгыз турында да сораулар килә башлады. Нәрсә яшерәсез?
– Ул бит музей түгел. Казанда йортымда бөтенләй урын юк, әле яңа гына зур шкаф сатып алган идем, киемнәрне элеп куйгач тулды. Яр Чаллыга киемнәремнең яртысын күчердем. Иҗатымның башлангыч чорында кигән киемнәрне шунда урнаштырдык. Барысы да чиста, ачык. Һәр теләгән кеше барып, мин 2010-2015 елларда кигән образларны киеп карый ала. Клип төшерсәгез дә бер сүзем юк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading