16+

Кабат матур дата: туйлар артканмы?

Бу шимбә нинди дата булуына күз салдыгызмы: 19.10.2019! Гадәттә яшь парлар, мондый көннәрне «кулдан ычкындырмыйча», никахларын, туйларын үткәрергә омтыла.

Кабат матур дата: туйлар артканмы?

Бу шимбә нинди дата булуына күз салдыгызмы: 19.10.2019! Гадәттә яшь парлар, мондый көннәрне «кулдан ычкындырмыйча», никахларын, туйларын үткәрергә омтыла.

Бу атнада да андыйлар күпме икән? Алып баручыларга чират җыелганмы? «Шәһри Казан» мәҗлесләр алып баручылардан шул хакта белеште.

Иң популяр тамадаларның берсе Рафил Галимуллин, 19 октябрьне яшьләр яз көнендә үк сөйләшеп куйды, ди.
– Андый көннәрне икешәр мәҗлес тә үткәргән бар. Ул хәтта сезонга да бәйле түгел. Җәй көне атна уртасында да туй үткәргәннәре булгалады. 2012 елларда, мисал өчен, декабрьнең 12се атна уртасына туры килде, әмма барыбер мәҗлес үткәрделәр. Датага карап, бәяне арттырмыйбыз. Аның шундый көн икәненә хәтта туй көнне генә игътибар иткән булгалады, – диде Рафил.

Алып баручы Булат Бәйрәмов, гаилә тормышы бөтенләй дә андый датага бәйле түгел, дигән фикердә.
– Бу шимбәдә ике мәҗлес үткәрәчәкмен: берсе – көндез, икенчесе – кич. Аның датага бәйле икәнен сез әйткәч кенә игътибар иттем, уйламаган да идем әле моңа кадәр. Быел җәй 19 июльдә туй итәргә теләүчеләр шактый иде. Сораулар күп булды. Кайберләре бер ел алдан ук сөйләшеп куйды. Такси йөртүчеләр андый-мондый хәл булса бәяне арттырган кебек, бездә андый нәрсә юк. Булганы җитә, шөкер! Мин үзем андый әйберләргә ышанмыйм да. Без өйләнгәндә, датага карау бөтенләй дә юк иде. Мисал өчен, 2008 елның 8 августында өйләнешүчеләр арасында аерылышучылар күп булуын беләм. Датага карап өйләнешү ул – зур мәгънәсезлек, миңа калса. Мөнәсәбәт датага карап кына төзелсә, нинди мөнәсәбәт инде ул?! Гаилә бер-береңне яратып, гашыйк булып төзелергә тиеш. Гомумән, гаилә тормышы алып баручыга да, никахны теркәүчегә дә, датага да бәйле түгел. Үзеңә генә бәйле. Өйләнешү, туй гына матур ул, ә гаилә хезмәт сорый, – дип саный Булат Бәйрәмов.

Җырчы Альбина Апанаева бу шимбә ял итәчәк.
– Мәҗлескә дәшүче булмады. Гадәттә, җәй айларында андый даталарга игътибар зур була. Кай­чагында бәяне арттырырга да туры килә, әмма күпкә түгел, – диде җыр­чы һәм алып баручы Альбина.

Лилия Локманова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading