16+

"Казан кичләре", яки кем ул Фәнил Вакказов?

- Киңәшләшеп карар кабул итсәң, бер-береңә үпкәләш тә булмый. Өйдә теләсә нәрсәне эшли алам: идәнен дә юам, керен дә, табак-савытын да. Безнең өйдә иң “занятой” кеше ул – олы улыбыз Нурбәк...

"Казан кичләре", яки кем ул Фәнил Вакказов?

- Киңәшләшеп карар кабул итсәң, бер-береңә үпкәләш тә булмый. Өйдә теләсә нәрсәне эшли алам: идәнен дә юам, керен дә, табак-савытын да. Безнең өйдә иң “занятой” кеше ул – олы улыбыз Нурбәк...

Хәтерләсәгез, моннан берничә атна элек “ШК”ның хәбәрчесе Эльвира Мозаффарова бик тәмләп кенә “Казан кичләре” концерты хакында язган иде. Проект берара туктап торды һәм менә яңадан халыкка кайтты.

Концертның алыштыргысыз алып баручысы Фәнил Вакаказов белән “Казан кичләре” хакында гына түгел, җырчының шәхси тормышы, мавыгулары хакында да җәелеп китеп сөйләштек.

Без-без-без идек...
Республикада тагын бер телеканал пәйда булды. Ул әле киң җәмәгатьчелектә танылу алмаган. Тамашачыга күрсәтә торган материаллары да күп түгел. Әлегә “бөреләнеп” кенә килә. Фәнил Вакказов – бу проектның бер өлеше. Сүзебезне дә “Без” телеканалыннан һәм тәнәфестән соң “Казан кичләре”нең кабат тамашачыга тәкъдим ителүеннән башладык. 

- “Казан кичләре”нең тукталып торуы безнең “Мәйдан” каналыннан китү белән бәйле иде. Бу проект директорыбыз Дамир Дәүләтшинныкы. “Мәйдан” башка структурага күчкәнлектән, концертлар да үткәрелми башлады. Концерт кына итеп оештырыр идең, аның рекламасы кирәк. Кеше бит аны телевизордан караганнан соң килә. Үзебез инде “Без” телеканалын ачканнан соң, иң беренче эш итеп “Казан кичләре”н яңарттык. “Мәйдан” башка җитәкчелеккә күчкәч, беренче булып эштән мине җибәрделәр. “Мәйдан” каналының хәле авыр, без сезне “күтәрә алмыйбыз”, диделәр. Мин соңгы ике елда гына хезмәт хакына эшли идем, ә аңа кадәр биш ел бушка хезмәт куйдым. Күп алып баручылар телевидениедә бушка эшлиләр. Телеканалга да әйбәт, артистларга да реклама – сине таныйлар. Татар телевидениесендә күпчелек шулай эшли, - ди Фәнил Вакказов.

Шуны да әйтергә кирәк: телевизион версиясен “Казан кичләре”н бары “Без” каналыннан гына карарга мөмкин. Яңа канал хакында ишеткәнегез юкмы әле? Булмаса, сезгә бераз мәгълүмат. “Без” каналын “Ютуб” каналыннан һәм “Летай” кәрәзле операторының 128нче каналында карарга мөмкин. Якын арада башка элемтә операторлары белән дә килешү төзү күздә тотыла. Телеканал 31 декабрьдә эшли башлаячак.

Яңа телеканалдан нәрсәләр карап булачак соң? “Мәйдан”нан аермалы буларак, бу каналда татар шоу-бизнесы, татарча концертлар гына түгел, ә спорт яңалыклары белән танышу мөмкин. Канал – татарчалы-русчалы булачак. Спорт ярышларыннан трансляцияләр уздыру да күздә тотыла. Алар да татарча да, русча да алып барылыр, дип көтелә. Авторлык программалары эшләү, тамашачылар белән интерактив программалар булдыру да күздә тотыла. Шундыйларның берсе – китапка багышланган тапшыру. Әлегә аның концепциясе уйланып бетмәгән. Әмма әлеге тапшыру ярдәмендә тамашачылар яңа басылып чыккан китаплар белән таныша, аларның авторлары белән әңгәмәләр тыңлый, әдәбияттагы яңалыкларны күзәтеп бара алачак.

Фәнил Вакказов фикеренчә, тамашачы белән кире элемтә булдыру мөһим. Шуңа да аралашуга корылган тапшыру эшләү кирәк, ди ул. Моннан тыш, идеялары ташып торган әлеге егетнең “Дублер” форматындагы тапшыру төшерәсе килә. Тапшыру танылган кеше белән бер тәүлек уздыру һәм аның һәр адымын тамашачыга җиткерүдән гыйбарәт.

- Мисал өчен берәр танылган спортчыга иртәдән үк кунакка киләсең. Аның иртән нәрсә ашаганын, ничек тренировкага барганын, нәрсәләр эшләгәнен күрсәтәсең. Программа да шуңа “Дублер” дип атала. Минем дә шундый хыялым бар. Ул артист кына түгел, берәр танылган җәмәгыть эшлеклесе, көрәшче яисә башка танылган шәхес булырга мөмкин. Чөнки артистларны без бит сәхнәдә генә күрәбез. Аның өе, ничек яшәве тамашачыга кызык. “Казан кичләре”ндә дә күбрәк иҗат турында сорамыйбыз, тамашачыга кызыграк булган шәхси тормыш, яисә актуаль темага карата фикерен белергә тырышабыз, - ди Фәнил.

“Без”нең киләчәккә планнары зурдан. Алар үзләрендә сценарийлар язу белән шөгыльләнә торган, шулай ук реклама бүлеге, заманча җиһазландырылган студияләре булдыру хакында да хыяллана. Телеканал әле яңа эшли генә башласа да, аларга үз проектларын тәкъдим итүчеләр, кызыклы идеялы яшьләр дә килә икән. Яшьләр булган җирдә киләчәк булуы көн кебек ачык. Димәк, телеканалны да ак юл көтә, дип юрыйк.

Карьера
Фәнил – белеме буенча филолог. Әмма кечкенәдән спортчы булу турында хыялланган. Иҗатка ничек кереп киткән соң?

- Безнең гаиләдән иҗади кешеләр чыкмаса да, иҗат белән яши торган гаиләбез. Бездә бөтенесе дә җырлый, барысы да сөйләшергә ярата. Мисалга, туган йортка кайткач, миңа анда сөйләшергә бөтенләй дә кирәк түгел. Анда сөйләшергә ирек бирмиләр. Әнием укытучы булып китә алыр иде. Әти дә, музыкага кереп киткән булса, танылган музыкант булыр иде. Әмма әти белән әни бик иртә өйләнешкәннәр, аннан мин туганмын. Шуңа хыяллары тормышка ашмый калган. Әнием хастаханәдә, балалар бүлегендә пешекче булып эшли. Әтием гомер буе шофер булып эшләде. Ул вакытта бит югары белем популяр булмаган... Әти дә югары белемле инженерга караганда, гади машина йөртүче күбрәк акча ала иде, дөньялар болай үзгәрер дип кем уйлаган, ди. Әни бик әйбәт медик булып китә алыр иде дип уйлыйм. Инде югары белем алу мөмкинлеге булганда, инде мин үсеп җиткәнмен, тормыш үз җаен алган булган инде, - ди җырчы һәм алып баручы.
Фәнил Вакказов татар филологиясе факультетында белем алган. Килешәсездер, егет кеше өчен сәеррәк юнәлеш. Хәзер филологиядә түгел, журналистикада да егетләрне очрату кыенрак инде. Җырчы бу өлкәгә ничек эләккән дисезме?

- Бәләкәйдән спорт өлкәсеннән китәм дип йөргән идем. Әмма язмышның үз планнары булган, күрәсең. Мин физкультура факультетына үтә алмадым һәм Казан дәүләт университетының филология факультетына кердем. Олимпиадаларда катнашкан әйбәт нәтиҗәләрем бар иде, шуңа да әңгәмә уздырып кына укырга керемен дип уйладым. Рус сыйныфында белем алдым. Анда исә татар язучыларының күп әсәрләре үтелми. Шуңа да имтихан биерергә туры килде. Мәктәптә дә гуманитар фәннәрне яратып укыдым. Республика күләмендә татар теле буенча олимпиадада икенче урын алган идем. Математика, химия кебек юнәлешләрдә бөтенләй дә үземне күрмәдем. Чөнки мәктәптә укыганда ук “Саба дулкыннар”ы радиосында эшли идем. Мәктәптәге бөтен КВНнарны, чараларны алып бара идем. Әгәр дә спорт булмаса, хәзерге юнәлештә китәчәгем чамалана иде. Бу юнәлештә китүем белән сөенәм дә. Чөнки спорт минем гел янәшәмдә бара. Хәзер еллар үткәч аңлыйм: әгәр спортчы булсам, бәлки мин профессиональ дәрәҗәгә күтәрелә дә алмаган булыр идем. Хәер, кем белә бит, - ди Фәнил. 
Дөрестән дә, Фәнил Вакказов спорт белән иҗатны берләштереп яши. Бер яктан караганда, бу икесе ике өлкә һәм гомумән дә якын килми кебек. Әмма Фәнил аларны бер-берсен тулыландырырга сәләтле. Мисалга – татар иҗат командалары арасында “Микрофон” футбол турниры, “Туплы тамаша” проектлары. Соңгысын районнарда үткәргәннәр. Моның өчен җирле хакимият белән сөйләшеп, аларның командаларына каршы артистлар чыгыш ясаган. Уен тәмамланганнан соң исә җырчылар концерт куйган. 

- Спорт белән шөгыльләнә торган, футбол ярата торган артистлар шактый күп булып чыкты. Егетләр, әйдәгез рәхәтлек белән файдалыны катыштырабыз да, районнарга барып уйныйбыз. Арчада, Сабада уйнадык һәм ул уеннарда хакимият башлыклары үзләре дә катнашты.

Без бәләкәй чакта “Татар яшьләре җыены” дигән проект бар иде. Ул минем өчен җәйнең иң якты хатирәсе булып истә калган. Җәйне бик көтә идем һәм ул җыен яшьләре Сабага 15 августта килә иде. Аны Рәшит абый Сабиров алып барды. Берничә танылган җырчы һәм калганнары яшьләр була иде. Без шул яшь җырчыларны көтеп ала идек. Ә хәзер районнарда андый әйбер юк бит. Өстәвенә, бу яшьләр өчен дә стимул, чөнки алар артист кешенең дә спорт белән шөгыльләнгәнен күрә. Артист булса да, башка юнәлештә дә үсүен аңлый һәм үрнәк ала, - дигән фикердә спортчы-җырчы. 

Киләсе елда әлеге проектны Азнакай, Буа, Кукмара районнарында да тормышка ашырырга ниятлиләр. Шулай ук волейбол уйнаучы татар җырчылары белән дә проект эшләргә ниятли Фәнил. 

Гаилә
Аның белән сөйләшеп утырганда, бу кешенең башына шуның кадәр уй, идея каян килә икән дип аптырыйсың. Сөйләшүебез кичке якта булды. Гадәттә, кеше көннең икенче яртысында арыган, ялчыккан була. Ә Фәнил әле яңа гына уянган диярсең. Энергиясе ташып тора. Мондый кешегә көчеңне кайсы юнәлешкә җибәрергә, нәрсәне өстенрәк куярга дигән сорау белән еш очрашырга туры киләдер. 

- Еш кына сайлау алдында калам. Күп очракта, тиешле мизгелне ычкындырганым да бар, чөнки мин икеләнеп торганда, вакыт инде үтеп киткән була. Үлчәү йолдызлыгында туу ул яктан комачаулый. Хәзер бит дөнья бик тиз алга бар, мин уйлап, үлчәүгә салып торганда, инде вакыт үтеп киткән була. 
Мондый сыйфат гаилә тормышында да чагылыш тапмый калмыйдыр, мөгаен. Әмма һәр нәрсәдә компромисс табарга мөмкин бит. 

- Үземне моның кадәр гаилә җанлы кеше дип уйламый идем. Дуслар да шулай ди. Үземне тулысынча гаиләгә багышлыйм дип әйтә алам. Гомердә дә балалар белән утырырмын дип уйламый идем. Ир кеше ул эштә, акча эшли, кич кенә өйгә кайта, балалар аны күрми, дип уйлый идем. Чөнки безнең әти гел эштә булды, без аны шул атнага бер күргәнбездер. Әти үзе дә мин сезнең бәләкәй вакытларны күрмәдем, ди. Ә баланың иң тәмле вакыты – аның бәләкәй чагы. Шуңа да буш вакытым булуга, өйгә йөгерәм. Хәзер олысына 7 яшь булгач, ул инде аның кадәр тәмле түгел. Бер-ике елдан ул тулысынча мөстәкыйль була. Шуңа да балалары үсеп җиткәч, өченчегә бала алып кайтканнарны аңлыйм. Алар шул вакытны сагына. Бөтенләй картаеп бетмәсәк, без дә тагын берәрне алып кайтырбыз ахры, - ди Фәнил. 

Вакказовлар гаиләдә һәр нәрсәне киңәшләшеп, уртага салып эшләргә күнеккән. Гомумән, гаиләдә ир белән хатынның тигез булуы яклы, ди җырчы. 

- Киңәшләшеп карар кабул итсәң, бер-береңә үпкәләш тә булмый. Өйдә теләсә нәрсәне эшли алам: идәнен дә юам, керен дә, табак-савытын да. Әмма хатын-кыз ир кешенең ролен аңларга, кеше арасында ирнең өйдә баш дигән фикер калырга тиеш. Безнең өйдә иң “занятой” кеше ул – олы улыбыз Нурбәк. Аның мәктәпкә әзерләнәсе, төрле түгәрәкләргә йөрисе бар. Без шул түгәрәкләр арасында үз эшләребезне эшләргә тырышабыз. Мәҗлесләр булганда, җомга, шимбә, якшәмбе өйдә булмыйм һәм ул көннәргә әниләре миңа кагылышлы планнар куймый да. Ә дүшәмбе мин аңа ял итәргә, берәр кая чыгып керергә мөмкинлек бирәм, - ди Фәнил. 

Читтән караганда, бу идеаль гаилә, Фәнил исә идеаль ир кебек. Әмма ике гаиләдә тәрбияләнеп, ике төрле мохиттә үскән кешеләрнең бергә кушылып, яңа гаилә корулары барыбер дә ике кеше өчен дә эзсез калмый. 

- Безнең өйләнешкәнгә сигез ел. Әмма барыбер әле тулысынча бер-беребезне аңлап бетермибез, шикелле. Гаилә коргач син аңларга тиеш: синең өчен гаилә мөһиме, әллә инде өйләнгән, әмма элеккеге кебек буйдак итеп хис итеп йөрисеңме, - ди Фәнил Вакказов. 

Фәнилгә киләчәктә дә иҗади уңышлар, гаиләсенә иминлек теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading