Аппаратура белән бәйле булдымы ул, башка сәбәпме, хәтта Ришат Төхвәтуллинның да ак микрофоны эшләмәде биредә. Нәтиҗәдә, ул ике җыр урынына берне генә башкарды. Башка микрофон белән. Залда да салкынча иде. Беренче бүлеккә чишенеп кергән тамашачы икенче бүлектә киенеп утырды. Иң кырыйларда утыручыларның билләренә дә шактый зыян килгәндер.
"Казан Экспо" халыкара күргәзмә үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы узды. Концертка 2 меңнән артык тамашачы җыелды.
Иң элек концерт залы турында әйтеп китик. Бу зал халык өчен дә, журналистлар өчен дә әле яңа урын. Билгеле булганча, "Казан Экспо" үзәге нәкъ аэропорт янында урнашкан. Башкортстаннан килгән артистлар хәтта урамга да чыгып тормыйча, аэропорттан туры концерт залына керүен әйтте. Бер яктан, уңайлы. Әмма бинаның шәһәр читендә урнашуы күпләр өчен кыенрак. Дөрес, "Барс Медиа" шәһәрдән бушлай автобуслар оештырды. Тик бу башка шәһәрдән килгән кебек булды. Журналистлар да үзара "Казаннан ничек килеп җиттегез соң?" дип сөйләште. Кем белә, биредә концертлар еш оештырыла башласа, ияләнеп тә китәрбез әле...
Концерт залының уңайсыз яклары да бар икән. Беренчедән, артык зур булганга, еракта утыручыларга сәхнәдәге җырчылар күренмәде. Шуңа күрә энергетика җитеп бетмәде. Белмим, аппаратура белән бәйле булдымы ул, башка сәбәпме, хәтта Ришат Төхвәтуллинның да ак микрофоны эшләмәде биредә. Нәтиҗәдә, ул ике җыр урынына берне генә башкарды. Башка микрофон белән. Аннан соң залда салкынча иде. Беренче бүлеккә чишенеп кергән тамашачы икенче бүлектә киенеп утырды. Иң кырыйларда утыручыларның билләренә дә шактый зыян килгәндер.
Традиция буенча, ТМТВ премиясенә лаек булучы артистлар кызыл келәмнән узды. Башка вакытта ул урамда оештырылган булса, бу юлы бина эчендә үткәрелде. Кайбер артистлар кызыл келәмгә - бер, сәхнәгә икенче кием әзерләгән. Кием дигәннән, бирегә хәтта тамашачылар арасында артистлар кебек матур киенеп, бизәнеп-ясанып, алмаш аяк киеме белән килүчеләр бар иде. Шаккаткыч бит! Алтынчы тапкыр үткәрелүче ТМТВ премиясе үзенә күрә брендка әверелде, аның үз тамашачысы бар. Гомумән, биредә ниндидер бәйрәм атмосферасы урнашкан иде. Билет бәяләренә килгәндә, 700 сумнан 4 мең сумга кадәр булган.
Артистлар кызыл келәмнән узгач, эстраданың популяр җырчылары һәм "Барс Медиа" җитәкчелеге журналистлар белән аралашты. "Концертлар үткәреп булмаган, кешеләр өйдә утырган авыр 2020 елдан соң, беренче зур фестивальне биредә үткәрүебезгә, гомумән, аның булуына бик шатбыз! Икенче яктан, без мәшһүр Илһам Шакиров залын ачабыз. Барлык артистларга уңышлар телибез, чөнки бу тамашаны алар да бик көтте. Артистлар тамашачыдан, музыкадан башка яши алмый. Бүгенге көндә барыбызның да күңелендә - бәйрәм генә", - диде "Барс Медиа" компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев.
Уфадан килгән Айдар Галимов концерт залына аэропорттан туры керүен әйтте. "Яз нәкъ менә бүген башлана. ТМТВ премиясен бик сагындык. Пандемиядән соң аның тамашачылар белән бергә шулай зурлап үткәрелүе сөенечле вакыйга. Җырлыйсы килә", - ди Татарстанның халык артисты Айдар Галимов.
Элвин Грей яңа бинада чыгыш ясауны дулкынлану белән көтүен яшермәде. "Зал, чынлап та, зур һәм текә. Бу - минем биредәге беренче чыгышым. Җаваплылык хисе көчле. Мин бу дәрәҗәле премиядә ел да теләп катнашам!" - диде җырчы.
Ришат Төхвәтуллин 3 мең кеше сыйдырышлы залны Казандагы иң яхшы концерт залы дип атады. "Монда өч концерт урынына бер концерт куярга була! Артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә барлык уңайлы шартлар булдырылган. Илһам Шакиров исемен йөртүе дә залның дәрәҗәсен күтәрә" - ди ул.
Раяз - беренче!
Ниһаять, башланды! Тамашаны Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова белән Раяз Фасыйхов ачып җибәрде. "Яшәү яме җырларымда" дип җырлады алар. Мин бу ике көчле тавышлы җырчының аерым чыгышларын күрергә теләр идем. Раяз тамашачыга зур рәхмәтен әйтте. "Онлайн концертта буш залда җырлаганда, шундый читен булган иде. Матур итеп җыелып килгәнегез өчен рәхмәт. Гел шулай җырлашып яшик!" - диде ул.
Бу юлы концертны "Барс Медиа"ның алыштыргысыз алып баручысы Гөлназ Сәфәрова өч егет белән алып барды: Искәндәр Хәйруллин, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев. Алар тамашачыга концертта популяр артистлар белән бергә яңа йолдызлар да чыгыш ясаячак дип вәгъдә итте.
Дөрестән дә, яңа исемнәр очрады. Әйтик, рус егете Роман Плеханов күпләргә ачыш булды. Татарстанның атказанган артисты булса да, татар тамашачысы Романны белми әле. Ул "Аккошлар" җырын бернинди акцентсыз, җиренә җиткереп башкарды. Яңа исемнәр арасында Эльвира Уразбахтина, Азалия Вәлиева, Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар бар иде.
Исегездә булса, 2020 елда татар эстрадасы тарихында беренче тапкыр "Яңа йолдыз" телевизион проекты узды. Аны "Барс медиа" оешмасы ТМТВ каналында күрсәтте. Проектта җиңү яулаган Эльвира Мифтахова ТМТВ премиясенә лаек булды. Ул махсус шушы тантана өчен язылган "Тыңлама" җырын башкарды. Оештыручылар, "Яңа йолдыз"ның икенче сезоны башлануын игълан итте. Аның нәтиҗәләре ел ахырында "Татар җыры"нда билгеле булачак икән. Сүз уңаеннан, Эльвира - җырчы Айдар Ракиповның сеңлесе. Тантанада шулай ук Айдар да бар иде.
ТМТВ премиясенә лаек булган артистларга сын белән дипломнар тапшырылды. Җырчыларны төркем-төркем сәхнәгә чыгарып бүләкләделәр. Быел номинацияләр юк. Һәм мин моның белән килешәм. Алайса ел да шул бер номинацияләр алмаш-тилмәш әле бер җырчыга, әле икенчесенә бирелә иде. ТМТВның үзен дә бүләкләделәр. Татарстан Республикасының ММЧ тармагын үстерүдә өлеш керткәне өчен ТМТВ телекомпаниясе "Татмедия"ның Рәхмәт хатына лаек булды.
Трендта - күкрәкләр, итәкләр...
Концертта 40лап артист катнашты. Истә калган чыгышлар белән уртаклашасы килә. Ни дисәгез дә, парлы җырчыларны карау барыбер рәхәт. Ягымлы пар Зинира һәм Ризат Рамазановлар, бу юлы җитди образ сайлаган Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ чыгышлары ошады. Әзерлек буенча Салават Миңнеханов белән Гүзәлем дә зур хезмәт башкарган. Биюләре аерым игътибарга лаек. Ике бала әти-әнисе Гөлназ белән Илсур Шәрипҗановларның киемнәре мультфильм геройларын хәтерләтте. Артур Маузер белән Лия Шәмсина сәхнәгә курткадан чыкты. Залда туңып утырган тамашачы Артур белән Лиядән көнләшеп куйгандыр. Алай дисәң, сәхнәдә салкын түгелдер инде ул. Алар Әлфис Кыямовның "Кил син" җырын яңартып башкарды.
Үзенчәлекле образларга килгәндә, быел Эльвира Хамматова шаккаттырды. Күлмәге озын итәкле булса да, күкрәк өлеше ачык иде. Алып баручылар аны болай тәкъдим итте: "Эльвирага "Иң серле җырчы" номинациясе туры килер иде, чөнки без аның кемнән чәчәкләр алганын, нинди машинада йөргәнен, шәхси тормышы турында берни дә белмибез". Чынлап та, Эльвира шәхси тормышын сер итеп саклый. Аның каравы, тантанага ничек әзерләнүен көн дәвамында Инстаграмнан күзәттек. Хәтта солярийга баруын да белдек.
Айлин исә быел тыйнаграк күлмәк сайлаган. Ачык күкрәкләренә ияләндек бугай инде. Җырчы сәхнәдә актерлык осталыгын да күрсәтте. Биюче егет белән дәртле биюләрен кияү белән кәләш образларына охшаттым. Ахырдан күлмәгенең итәген дә салды Айлин. Тагын бер үзенчәлекле образ Рүзилә Хәертдиновада иде.
Ильмира Нәгыймованы алып баручылар "КамАЗ" заводының матурлык буенча директор урынбасары дип тәкъдим итте. Минемчә, юморга корылган бу чагыштыруны кайбер тамашачы аңлап бетермәде. Иң мөһиме - Ильмира гына үпкәләмәсен. Ул үзе иҗат иткән җырны башкарды. Җырчы Фирүзә дә үзе язган җыр белән чыгыш ясады. "Үзең язган җырны сәхнәдә башкару - зур бәхет", - диде Фирүзә.
Мондый зур тамашаларны эстраданың халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Айдар Галимовтан башка күз алдына китереп булмый, билгеле. Сүз дә юк, бу исемлекне тагын дәвам итәргә булыр иде...
Концертта шулай ук Филүс Каһиров, Гөлназ Асаева, Ришат Төхвәтуллин, Иркә, Рифат Зарипов, Данир Сабиров, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Эльмира Кәлимуллина, Ләйсән Гыймаева, Чәчкә, Хәким, Индива, Ринат Рахматуллин, Илнат Фәрхуллин, Анастасия Макарова, Зәринә Асылкаева, Динә Вәлиева, Шәхзәт Разметов катнашты. Иркә, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев, Айдар Галимов икешәр җыр башкарды. Ришат та икене җырларга тиеш иде, тик техник сәбәпләр аркасында бер генә җырын бүләк итте.
ТМТВ каналы "Ел блогеры" дигән бәйге үткәргән булган. Аның җиңүчесе Чаллы кызы Чулпан Гыйниятуллина да ТМТВ премиясенә лаек булды! Чулпанның Инстаграмда 97 мең язылучысы бар. Аның өчен 60 меңнән артык кеше тавыш биргән.
Без - толерант
Концертны Әнвәр Нургалиев тәмамлады. Тамашачыга алдан вәгъдә ителгән сюрприз менә шушында чишелде. Әнвәргә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Мактаулы исемне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.
- Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка һәм "Барс Медиа" компаниясе җитәкчелегенә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Элек-электән Башкортстаннан чыккан артистларны үз иттегез, мине дә кеше иттегез. Башкортстан артистлары исеменнән рәхмәт әйтеп баш иям. Башкортстанда алган мактаулы исемнәремне әти-әниемә багышладым. Татарстан тапшырган лаеклы бүләкне тормыш иптәшем, җимешем Иринага багышлыйм, - диде шатлыклы күз яшьләре аша Әнвәр Нургалиев.
Әнвәр өчен сөенеп куйдым. Тырыш һәм акыллы егет ул. Эстрадада чыккан бәхәсләргә кысылмый, шул ук вакытта үзенең төпле фикере бар. Иң мөһиме - ике республиканы да хөрмәт итә. Чын күңелдән уңышлар телим аңа.
Шуның белән биш сәгатьтән артык барган ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасы тәмам. Һәрвакыттагыча, "Барс Медиа"га оештыру ягыннан афәрин диясе килә. Сәхнә бизәлеше, утлы шоу гаҗәеп матур иде. Чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырган ТМТВ каналына яңа үрләр, яңа идеяләр телибез! Киләсе фестивальне көтеп калабыз!
Җиңүчеләр ИСЕМЛЕГЕ:
1. Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова -«Яшәү яме җырларымда»
2. Данир Сабиров – «Талларым елап кала»
3. Азалия Вәлиева – «Елмай, елмай»
4. Роман Плеханов – «Аккошлар»
5. Индива – «Туган көн»
6. Ринат Рахматуллин – «Сүнмәс өмет»
7. Анастасия Макарова – «Әнием»
8. Айгөл һәм Эльмир Җиһангировлар – «Без Ходай кулында»
9. Ильмира Нәгыймова – «Чәлпәрәмә килә горурлыгым»
10. Айлин – «Син минем»
11. Айдар Ракипов – «Балкы»
12. Зәринә Асылкаева – «Эрим»
13. Хаким – «Табам»
14. Эльвира Хамматова – «Син үзең»
15. Фирүзә – «Учак ягыйк»
16. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар – «Син минеке генә»
17. Илнат Фәрхуллин – «Яшьлек язым»
18. Зинира һәм Ризат Рамазановлар – «Алмагач бураны»
19. Нәфкать Нигъмәтуллин – «Язларыма кабат кайт әле»
20. Филүс Каһиров – «Киек каз»
21. Зәйнәб Фәрхетдинова «Каеннарда серләрем»
22. Айдар Галимов «Бер гомер арасы», «Бәхет бит ул»
23. Эльвира Уразбахтина – «Ялгыз ай»
24. Шәхзәт Разметов – «Син икән»
25. Динә Вәлиева – «Китмә, хыял»
26. Ләйсән Гыймаева – «Татар чәе»
27. Чәчкә – «Унлык көче»
28. Артур Маузер һәм Лия Шәмсина – «Кил син»
29. Рүзилә Хәертдинова – «Күңелкәем синдә генә»
30. Эльмира Кәлимуллина – «Ак фәрештә»
31. Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова – «Җанашым»
32. Гөлназ Асаева – «Уйнама»
33. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем – «Киләм-киләм»
34. Рифат Зарипов – «Туганнар»
35. Иркә – «Яшәргә өйрәт йөрәк», «Тормыш җилләре»
36. Эльвира Мифтахова «Тыңлама»
37. Ришат Төхвәтуллин – «Яратканым бер генә»
38. Элвин Грей – «Яңгыр» , «Гомерләр үтә икән ул»
39. Әнвәр Нургалиев – «Кайтыйк әле туган якка», «Аңлат әле»
Эльвира Шакирова
Комментарийлар