16+

Халидә Бигичева: "Иремне морглардан эзләдем. Ә ул сөяркәсе белән булган..."

“Изге ай” ансамбле җырчысы Халидә ханым Бигичеваның ире белән аерылышу сәбәбен бер үк суга ике мәртәбә керүе дип әйтергә мөмкин. Хыянәт...

Халидә Бигичева: "Иремне морглардан эзләдем. Ә ул сөяркәсе белән булган..."

“Изге ай” ансамбле җырчысы Халидә ханым Бигичеваның ире белән аерылышу сәбәбен бер үк суга ике мәртәбә керүе дип әйтергә мөмкин. Хыянәт...

Бу әрнеткеч хисләрне аңа икенче мәртәбә кичерергә туры килгән. Җырчының беренче гаиләсе дә хыянәт аркасында җимерелгән.
— Әхмәт абыемны җирләп килгәндә беренче ирем өйдән чыгып киткән иде... Мин аны дусларында гына кунып калгандыр дип уйладым. Улым белән икенче көнне дә көттек — кайтмады... Эзләргә керештем. Аңа кадәр шалтыратып, аның икенче бер ханым белән чуалуын җиткергәннәр иде, ә мин тиле ышанмадым. Морглардан, хастаханәләрдән эзләп тә таба алмагач, иреңнең сөяркәсе бар дигән хәбәрне җиткерүчегә шалтыраттым. “Җитәкләшеп киләләр, култыклашып кайтып китәләр. Ирең исән... Мин кисәткәндә нәрсә карадың?” — диде. Ә бит шул кадәр яратышкан ярым иде. Аның мине кулларында гына күтәреп йөрүе, чүп түгәргә чыкканда маңгаемнан, кергәч битемнән үбеп алулары, тәмле итеп ашарга пешерүләре. Эшендә дә безне гел сөйләп кенә торган, кызыгучылар табылган.

P.s.: Гөлнур Шәрәфиева һәм Халидә Бигичева белән әңгәмәне “Шәһри Казан. Язмыш” газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин булачак.

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading