Шәһри Казан

Хәния Фәрхинең кызының гаиләсендә сөенечле вакыйга!

Алсу шушы көннәрдә Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлап, диплом алган!

«Хәзер мин икътисад белеме булган визажист», – дип язып куйган ул үзенең Инстаграмында.

Алсу инде 5 елга якын матурлык индустриясендә хезмәт куя. Үзенең студиясе бар.

Реклама

Әле шушы көннәрдә тагы бер яңалык ишетәчәкбез. Алсу бәби көтә, быел җәй ул әни булачак.

«Икеләнми әйтәм, йөклелек – хатын-кыз тормышындагы иң рәхәт вакыт. Аллага шөкер, мине токсикоз борчымады. Озак аяк өстендә булсам, бил генә авырта башлый. Әмма ирем бик ярдәмчел, борчуым булса, шундук җаен таба. 7-8 килограммга арттым. Төгәл әйтеп булмый: нәрсә ашаганымнан тора (көлә). Алла боерса, августның беренче яртысында сабыебыз дөньяга килергә тиеш».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: