16+

Һәлак булган җырчы турында: "Ашкынып яшәде, ашыгып китеп тә барды"

Казанда юл һәлакәтендә һәлак булган 32 яшьлек рэп башкаручы, җырчы Альбина Сәфәрова белән 9 июнь көнне Лаеш районы Усад авылы Ихлас мәчете янында хушлаштылар. Җырчыны Столбище авылы янындагы мөселман зиратында җирләгәннәр. 

Һәлак булган җырчы турында: "Ашкынып яшәде, ашыгып китеп тә барды"

Казанда юл һәлакәтендә һәлак булган 32 яшьлек рэп башкаручы, җырчы Альбина Сәфәрова белән 9 июнь көнне Лаеш районы Усад авылы Ихлас мәчете янында хушлаштылар. Җырчыны Столбище авылы янындагы мөселман зиратында җирләгәннәр. 

8 июнь төнендә Нагорный бистәсе һәм Дәрвишләр микрорайоны арасындагы Тынычлык урамында Опель чит ил машинасы ягулык салу станциясенә эләгү өчен ике тоташ линия аша борыла башлый. Шул вакытта каршы як полосадан килүче Сузики мотоциклы әлеге автомобильгә килеп бәрелә. Бәрелешү бик көчле була. Мотоцикл пассажиры 32 яшьлек Альбина Сәфәрова авыр тән җәрәхәтләре ала һәм авария урынында ук җан бирә. Мотоцикл йөртүче аның дусты була, ул исән калган. Машина йөртүчегә дә зыян килмәгән. Альбина Сәфәрованың үлеме турында белгән фанатлары һәм дуслары әле дә әлеге хәбәргә ышана алмый. 

...Рэп-башлаучы буларак Альбина 2010 елда чыгыш ясый башлый. Машинада барганда ул "Те, кто с нами!" дигән җырны җырлап бара. Шул вакытта дусты аны видеога төшерә һәм интернетка куя. Яшьләр арасында әлеге җыр популярлаша. Альбинаны хәтта Казан урамнарында таный башлыйлар. 

Сәфәрованы шәһәр халкы гына түгел, ә танылган рэперлар һәм продюсерлар күреп ала. Шул вакытта кыз мотоцикллар белән җенләнә башлый. Альбина еш кына мотосезон ачылышларында катнаша. Дуслары мотоциклда йөрү куркыныч, үзеңне сакла, дип кат-кат кисәтә. Ләкин Альбина һәрчак тизлеккә омтыла, "Миңа адреналин җитми", ди ул. 

Төнге клубларда, яшьләр өчен үткәрелгән төрле чараларда чыгыш ясый Альбина, әмма күпмедер вакытка шоу-бизнес дөньясыннан югалып тора. 2022 елда ул яңа треклар чыгара, алар арасында махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә багышланган «Домой» җыры яшьләр теленнән төшми. 

Без Альбинаның дуслары белән элемтәгә кердек.

— Альбина белән танышуыбызга 6 ел булгандыр, - дип сөйләде Рамил Вәлиуллин. - Аралашучан, һәрчак ярдәмгә әзер булды. Аның белән танышуыбыз да бик кызык килеп чыкты. Татарстанда яшьләр арасында шактый популяр иде ул, ә мин көйләр чыгарам, шигырь иҗат итәм. Социаль челтәрдәге сәхифәсенә үземнең берничә җырымны тәкъдим иттем. Ә ул шунда ук җавап та бирде. Дуслыгыбыз шулай башланды. Бик ачык кеше иде ул, нинди генә катлаулы хәл килеп чыкмасын, беренче булып ул ашыга, ярдәм кулы суза. Психология турында китаплар укырга ярата иде. Кешеләр белән аралашырга яратты. Белүемчә, шәхси тормышы килеп чыкмады аның. "Үз парымны тапмадым әле", дия иде. Җиде яшьлек кызы бар. 

Валерия Сөнгатуллина Альбина белән 10-12 ел элек танышкан. 

— Көлүе әле дә колагымда чыңлап тора. Беркайчан да тормыштан зарлана белмәде. Тизлек яратты, - дип сөйләде ул. - Мотоцикл белән мавыгуын да шуның белән аңлатып була. Кайчандыр Казанда танылган бер барда биюче булып та эшләп алды. Аның иҗаты бик күпләрне илһамландыра иде, треклары мәңгелеккә истә калачак. Кызы бигрәк жәл. Әле дә ышанып булмый. Ашкынып яшәде, ашыгып китеп тә барды. 

Фото: https://vk.com/safarova_albi

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading