16+

Ландыш Нигъмәтҗанова беркая да бармаска булган

Өч бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанованың да хәлен белештек.

Ландыш Нигъмәтҗанова беркая да бармаска булган

Өч бала әнисе Ландыш Нигъмәтҗанованың да хәлен белештек.

"Рамазан ае булганга күрә, әлегә бөтен эшләр торып тора. Июльдә берничә җирдә эшләп алырмын дип уйлыйм. Быел без беркая да бармаска булдык. Ялларыбызны исә авылда үткәрәбез. Туганнарга кайтабыз, һәр ял саен диярлек әнинең (Татарстанның халык артисты Римма Ибрагимова - Авт.) туган якларында Балтач районында кунак булабыз. Олы улыбыз Әнвәргә - 6 яшь, кызыбыз Ләйләгә - 2 яшь тә 4 ай, Гомәргә 1 яшь тә 3 ай. Әнвәр быел мәктәпкә әзерлек кусларына йөри башлаячак. Әлегә җитди рәвештә бер нәрсә белән дә шөгыльләнгәне булмады. Әмма ул безнең бик шул, тиктормас малай, киләсе елда нинди дә булса спорт төренә йөри башлар дип уйлыйбыз", - диде җырчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading