16+

Лилиана Ирназарова 27 кг.га ябыгырга планлаштыра!

Татарстанның һәм Башкортстанның популяр артисты, өч малай әнисе Лилиана Ирназарованың һәрдаим диеталарда утырып, үзен формада тотуын күпләр белә. Элек тә Лилиана гаҗәеп нәтиҗәләре белән шаккатыра иде.

Менә бу юлы да җырчы шактый авырлыгын югалткан.

- 19 апрельдән диетага утырдым. Әлегә 12 кило аттым, тагын 15 килога ябыгырга планлаштырам, Алла теләсә. Гадәттә, мин 9 ай буе җаным теләгән ризыкны ашыйм да аннан диетага утырам. Ябыга алуымны белгәч, көндез дә, төнлә дә, иртә дә, кич тә нәрсә телим, шуны ашыйм. Аннары үземә катгый рәвештә тукталыш ясарга әмер бирәм. Ни өчен ябыгаммы? Юк, кемгәдер ошар өчен түгел. Миңа бу авырлык комачаулый, бу гәүдәдә үземне уңайсыз хис итәм. Үземә максат куя белгәч, диетада утыруның бер авырлыгын да күрмим, - дип сөйләде безгә Лилиана Ирназарова.

Лена РӘХИМОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading