16+

Лилия Биктимерова: «Петербургка килеп, Цой каберен эзләп йөрермен дип уйламаган идем...”

Башкортстанның халык җырчылары – Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевның уллары Кәрим дә сәнгатькә гашыйк. Әмма ул, татар-башкорт эстрадасыннан бигрәк, Виктор Цой иҗатына мөкиббән.

Лилия Биктимерова: «Петербургка килеп, Цой каберен эзләп йөрермен дип уйламаган идем...”

Башкортстанның халык җырчылары – Лилия Биктимерова белән Фәдис Ганиевның уллары Кәрим дә сәнгатькә гашыйк. Әмма ул, татар-башкорт эстрадасыннан бигрәк, Виктор Цой иҗатына мөкиббән.

Җырчыларның блогыннан күренгәнчә, Кәрим башта әти-әнисенә гитара алдырды, Виктор Цой җырлары яздырылган тасмага кушылып, аның көйләрен уйнарга өйрәнде. Күршеләре ничек түзгәндер, төнгә кадәр фатирда Цой җырлары яңгырасын әле.
Шушы көннәрдә җырлы гаилә Санкт–Петербург шәһәрендә эшлекле сәяхәттә. Кәрим дә алар белән. Әмма аның үз максаты, Виктор Цой каберенә чәчәкләр салырга хыялланган ул. Бүген исә аның бу хыялы чынга ашкан, әнисе белән Кәрим, Богословск зиратында Виктор Цой каберен эзләп тапканнар.
–    Чәчәкләрне Уфадан ук алып килергә теләгән иде дә, көчкә күндердек, чәчәкләрне Петербургта да саталар, дидек. Ә менә Виктор Цой картинасын төреп, чемоданга салдык, бүген шуны җырчының каберенә куйды Кәрим. Белмәгән җирдә гомердә бер күрмәгән каберне ничек табарбыз дип борчылсам да, Кәримнең ныклыгы... “Аның кабере ерактан ук күренергә тиеш”, – ди миңа. Таптык, билгеле. Әнисенең, хатының, әле тагын Михаил Горшенев каберенә дә эзләп таптык, чәчәкләр дә салдык, – дип сөйли Лилия. 
Яшь фанатның рок музыкасын аңлап һәм яратып үсүе яхшы фал. Киләчәктә эстрада җырчыларыннан тагын бер затлы тармак үсеп чыгасына өмет бар. Апасы – Гөлназ Асаева кебек шәп җырчы булыр, бәлки дөньякүләм сәнгать мәйданында рокмузыкант буларак танылыр

Язмага реакция белдерегез

12

2

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading