16+

Лилия Хәйруллина: "Башта авыр булды, әмма бер-беребезгә яраклаштык"

Популяр җырчы, блогер Лилия Хәйруллина үзенең кызыклы видеолары, проектлары белән һәрдаим шаккаттырып тора. Күптән түгел ул “Хәйруллина белән ял” дигән авторлык турлары оештыра башлады. Ягъни Лилия теләгән һәркемне үзе белән чит илгә алып бара.

Лилия Хәйруллина: "Башта авыр булды, әмма бер-беребезгә яраклаштык"

Популяр җырчы, блогер Лилия Хәйруллина үзенең кызыклы видеолары, проектлары белән һәрдаим шаккаттырып тора. Күптән түгел ул “Хәйруллина белән ял” дигән авторлык турлары оештыра башлады. Ягъни Лилия теләгән һәркемне үзе белән чит илгә алып бара.

- Лилия, ничә кеше белән кая бардыгыз?

- Бу юлы дүрт кыз Төркиянең Алания шәһәренә бардык. Ә моңа кадәр Истанбулга барган идек. Октябрь ахырында кабат шунда җыенабыз, Аллаһы боерса. 

- Истанбулга бару ничә сумга төшәчәк?

- 3 төн һәм 4 көн тору 37 мең сумга чыга. Бу бәягә бару һәм кайту, 4 йолдызлы кунакханәдә яшәү, бер экскурсия кергән.

- Сәяхәткә кызлар гына бара аламы?

- Кызлар гына түгел, андый чикләүләр юк. Һәркем бара ала.

- Кешене чит илгә алып чыгып, аның өчен җаваплылык тотасың. Курыкмыйсыңмы?

- Курыкмыйм. Дөрес әйтәсең, минем өчен бу - зур җаваплылык. Кешеләр миңа ышанып чит илгә чыга. Җаваплылык хисе көчле.

- Чит кешеләр белән ялга баруның икенче ягы да бар – кешенең холкы синеке белән туры килмәскә мөмкин.

- Һәр кешене тормышка, дөньяга, ялга үз карашы. Һәркемгә игътибар бирергә кирәк. Башта авыррак була, әмма бер-беребезгә яраклашабыз. Ике тапкыр бардык, икесендә дә халык канәгать калды. Минем өчен бу - бик мөһим.

- Чит илдә ялыгыз ничек уза?

- “Хәйруллина белән ял” - кунакханәдә ял итеп яту, дигән сүз түгел. Андый ял истә калмый ул. Мин – йөри торган кеше. Чыгып китеп, маҗараларга очрап кайту – үзе бер кызык, истә дә кала. Шәһәр буйлап сәяхәт итәбез, төрле экскурсияләргә йөрибез. 

- Блогерлык – шактый вакытны сарыф итә торган эш. Бу эш туйдырмыймы? 

- Чит илдә йөрүемне карау – минем аудитория өчен бик кызыклы. Бер кулда – камера, икенче кулда – телефон. Башта телефонга - сторис, аннары камерга видео төшерәм. Кызыклы мизгелләрне “тотып” алырга тырышам. Һәр сәяхәт ахырында видео чыгарам. Күпләргә сторис төшерү җиңел кебек тоела. Ләкин ул кызыклы һәм мәгълүмати булырга тиеш. Аны матур итеп җиткерә белү мөһим. Ролик төшерсәң, аны монтажларга кирәк. Ул күп вакытны, көчне ала. Креативлык, фантазия таләп ителә. Моңа да карамастан, бу эш миңа бик ошый. 

- Лилия, сәяхәтләрне ни өчен, нинди максат белән оештырасың?

- Мин сәяхәт итәргә, яңа кешеләр белән танышырга, аралашырга яратам. Аннан соң Инстаграм өчен мәгълүмат туплау өчен дә кирәк. Киләчәктә гид булырга хыялланам, дигән билгеле бер максатым юк. Әлегә миңа бу эш бик ошый. Теләгем - минем белән барган кешеләргә онытылмаслык тәэсирләр җиткерү, илһамландыру. Чит илгә бару күңеллләрендә мәңге калсын дип тырышам. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading