16+

Лилия Хәйруллина якын кешесен күрсәтте

Әни Екатеринбургка концертка китте. Поездга алынган билетлары нәкъ минем концерт көненә һәм вакытына туры килде. Кызганыч, менә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты.

Лилия Хәйруллина якын кешесен күрсәтте

Әни Екатеринбургка концертка китте. Поездга алынган билетлары нәкъ минем концерт көненә һәм вакытына туры килде. Кызганыч, менә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты.

Җырчы Лилия Хәйруллина "Җылыт" дип исемләнгән җанлы концерт куйды. Әлеге тамаша Милли китапханә бинасындагы "Моң" (MON) театраль мәйданчыгында узды. Лилия ике сәгатькә якын музыка уен коралларына кушылып җырлады.

Концерт башында ук Лилия: "Бирегә иҗатымны үз иткән кешеләр генә җыелды. Минем дөньяма рәхим итегез", - диде. Ул барлыгы дүрт төрле образда чыгыш ясады. Шуларның берсе ретро җырларга багышланды. Лилия Зөһрә Сәхәбиева репертуарындагы "Рәхмәт сиңа" җырын ярата икән, әнә шул җырны да башкарды. Моннан тыш, ул шигырь дә сөйләде.

Концертның махсус кунагы булып "Гауга" төркеме җырчысы Оскар Юнысов чыгыш ясады. Алар Лилия белән дуэт та башкарды әле. Җырлаганда хәтта кочаклашып биеделәр. Лилия "концертта якын кешем дә булачак" дигән иде. Лилиянең хәзерге ире Оскар Юнысов түгелдер бит? Һәрхәлдә, янымда утырган кайбер кешеләр "шул инде" диде...

Концерт тәмамлангач, Лилиягә тиз генә берничә сорау бирдем. Шул ягы ошый: беркайчан да "юк" дими ул, вакытын таба, җайлый.

- Лилия, концерттан канәгатьме син?
- Әлбәттә, 100 процент канәгать түгел. Беркайчан да үземнән 100 процентка канәгать булганым юк. Һәрвакыт шомартасы яклар була. Җиренә җиткерәсе берничә нюанслар бар иде, бәлки аны тамашачы күреп тә бетермәгәндер. Кыскасы, камиллеккә омтылырга кирәк.

- Концертны кабатлап күрсәтү теләге юкмы?
- Бар! Ни дисәң дә, зур хезмәт куелган. Бәлки башка шәһәрләрдә куярмын. Ул турыда әлегә уйламадым.

- Чыгымнар күп булдымы?
- Аз булмады, чөнки эшлим икән, сыйфатлы итеп, җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Ә сыйфатлы эш күп чыгымнар таләп итә. Чыгымнарның күләмен әйтеп тормыйм инде.

- Ни өчен концертта әниең Гөлдания апа Хәйруллина юк иде?
- Әни Екатеринбургка концертка китте. Поездга алынган билетлары нәкъ минем концерт көненә һәм вакытына туры килде. Кызганыч, менә шундый аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Репетициягә генә килә алды.

- Лилия, "концертта якын кешем дә булачак" дигән идең. Сүз Оскар Юнысов турында идеме?
- Әйе, Оскар - минем якын кешем.

- Сезнең арада нинди мөнәсәбәтләр?
- Бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз, безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading