16+

Ләйсән – Булат: «Без бәхетле»

Соңгы елларда татар эстрадасында иҗади гаиләләр саны күбәеп китте. Үз гореф-гадәтләре, аларга гына хас үзенчәлеге булган бу гаиләләр актив рәвештә матур дуэтлар яздыралар, клиплар төшерәләр, уртак концертлар оештыралар. Әңгәмәмнең геройлары Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева да шундыйларның берсе.

Ләйсән – Булат: «Без бәхетле»

Соңгы елларда татар эстрадасында иҗади гаиләләр саны күбәеп китте. Үз гореф-гадәтләре, аларга гына хас үзенчәлеге булган бу гаиләләр актив рәвештә матур дуэтлар яздыралар, клиплар төшерәләр, уртак концертлар оештыралар. Әңгәмәмнең геройлары Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаева да шундыйларның берсе.

Ләйсән Гимаеваның беренче альбомы 2003 елда дөнья күрә. Аны халыкка алып чык­кан һәм таныткан «Яшьлегем чишмәләре» җырын аңа тормыш иптәше Булат Саба радиосыннан алып кайта. Беренче альбомы да шул исемдә.

- Сез сәхнәдә беренче адымнарыгызны ясаганда, продюсер белән эшләдегез. Мөстәкыйль иҗат итү җиңелме, әллә продюсер белән эшләүме?
Ләйсән:
- Мин сәхнәдә 10 елдан артык. Шул дәвер эчендә тәҗрибәм дә артты, карашларым да үзгәрде. Аеруча да җырлар сайлау өлкәсендә. Элек мин продюсер биргән җырларны гына башкара идем. Хәзер исә бу эшне Булат белән бергәләп башкарабыз. Сәхнәдә беренче адымнарны ясаганда, продюсер белән эшләү җиңелрәктер, чөнки тәҗрибә булмый. Хәзер исә без җырларны заказ биреп эшләтәбез: үзеңә нинди темага кирәклеген, кайчагында нинди сүзләр керергә тиешлеген дә күрсәтәсең. Кайчагында җырларны авторлар үзләре дә тәкъдим итә. Продюсер исә җырны яздырып кына калмый, аны радиоларга, телевидениегә җибәрә. Бу аның көндәлек эше. Шул яктан продюсер белән эшләү уңайлы.

- Барлык җырчылар да диярлек: «Мәгънәле җыр башкарабыз, мәгънәле сүзләр эзлибез», - диләр. Ихтыяҗны канәгатьләндерерлек текстлар язучы шагыйрьләр бармы соң?
Булат:
- Әлбәттә, бар. Хәзер кемнедер әйтеп, кемнедер әйтмичә калдыру дөрес булмас. Ә мәгънә дигәннән, эстрадабыз­дагы кайбер бик популяр җыр­ларның текстларын укып карагыз - ушыгыз китәр! Ләкин ул җырның текстын халык яттан белә - менә шундый нонсенс.

- Ә өч көндә язылган көйнең сыйфаты түбән булмыймы?
Булат:
- Төрлечә була. Җыр­ның кайчан һәм нинди шартларда уңышлы булачагын берничек әйтеп булмый. Хит яздырам дип, яздырып булмый. Син уйлыйсың: әһә, бу җыр популяр булачак, халык күтәрәчәк дип. Әмма халыкның бернинди реакциясе булмаска мөмкин. Кайчагында − киресенчә. «Уртача» гына җырны да күтәреп алулары бар. Соңгы вакытта дәртле җырларны үз итәләр.

- Җыр хит булып китсен өчен ничә процент тырышырга кирәк?
Ләйсән:
- Җырны яздырганнан соң, аңарга өметең зурдан икән, аны һичшиксез ротациягә бирергә кирәк. Бу яшерен әйбер түгел, моның өчен хәзер күп акча таләп ителә. Җырыңны күрсәтү өчен клип төшерәсе. Аңа аерым түлисе. Җырны берәү дә бушка бирергә теләми, анысы өчен тагын акча кирәк. Һәр нәрсәнең бәясе бар. Җырчы һәрвакыт яңа җырлар яздырып, тамашачысын сөендереп торырга тиеш.

Ләйсән белән Булатны Казандагы педагогика институты таныштыра, кавыштыра дияргә мөмкин. Алар биредә бергә югары белем ала, музыка укытучысы һөнәрен үзләштерә. Икесе дә укытучы балалары булуга карамастан, бу һөнәрне сайламыйча, сәхнә юлыннан китә...

- Ә бу гамәлләр үз-үзен ак­лыймы?

Булат: - Әгәр үзен акламаса, 13 ел моның белән шөгыльләнмәс идек.

- Татар эстрадасында 600дән артык җырчы бар, диләр. Мондый көндәшлеккә ничек чыдап була? Нинди дә булса кагыйдәләр бармы?
Ләйсән:
- Мин сәхнәгә чыккан елларны кемнәр җырлый башлаганын яхшы хәтерлим. Әмма аларның хәзер күбесе җырламый. Миңа калса, вакыт барысын да үз урынына куя һәм көчлеләр барыбер сәхнәдә кала. Акча белән генә булмый, тырышырга кирәк. Иҗат ялы озакка сузылса, халык бик тиз оныта.

Булат: - Ниндидер яңа әйберләр булдыру кирәк. Без, мисал өчен, ютубта үзебезнең каналны булдырдык, кызыклы видеолар төшерә башладык. Халыкка үзебезне икенче яктан ачарга тырышабыз. Роликларда ир белән хатын арасында була торган кызыклы хәлләр чагылыш тапкан. Тамашачылар, бу безнең тормыштан алынган, дип уйламасын, анда җыелма образлар тупланган.

- Укытучы һөнәрен калдырып, ни сәбәпле шоу-бизнеска кереп киттегез? Укытучы белеменең сезгә кирәге чыктымы?
Булат:
- Музыка факультетының соңгы курсында укыганда, Казанда Татар радиосы ачылды, мин параллель рәвештә радиода эшли башладым. Ләйсәннең беренче җырлары да нәкъ менә безнең радиода яңгырады.

Ләйсән: - Әнием дә, әбиләрем дә гомере буе укытучы булдылар, ләкин сайлаган юлым мине мәктәпкә түгел, ә сәхнәгә алып килде. Укытучы - хөрмәткә лаеклы һөнәр. Ул эшне башлап җибәрү, миңа калса, беркайчан да соң түгел. Укыту буенча минем бераз тәҗрибәм дә бар, берничә ел КФУда вокал буенча дәресләр бирдем. Хәзер олы кызыбыз музыка белән шөгыльләнә. Алган белемебез балаларга киңәш бирүдә, дәрес әзерләшүдә бик нык ярдәм итә.

Булат: - Педагогика университетында уку нәрсә бирде дигәндә, ул үзеңнең эчке культураңны булдырырга, тәрбияләргә ярдәм итә. Мин үзем дә өч ел укытучы булып эшләп алдым. Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә рус мәктәбендә музыка дәресләре бирдем. Ул вакытта музыка укытучысы хезмәт хакына гына яшәп булмый иде.

- Хәзер шәһәрдә яшәүче гаиләләр, үзләре чиста татар булса да, балалары белән русча аралаша. Сезнең гаиләдә ничек?
Ләйсән:
- Без татарча гына сөйләшергә тырышабыз. Дөрес, рус сүзләре кыстырып җибәрү бар инде. Нәрсәгә кирәк ул? Өйдә бала татар мохитендә үсәргә тиеш. Балаларның үзләренә дә әйтәбез, бер-берегез белән булса да, татарча сөйләшегез дип.

- Сез ике кыз үстерәсез. Кыз бала тәрбияләү үзенчәлеге нәрсәдә?
Ләйсән:
- Малайлар тәрбия­ләп карамагач, чагыштырып әйтә дә алмыйм...

Булат: - Мин барыбер кызларга карата кырыс түгел. Алар белән күбрәк Ләйсән шөгыльләнә. Кызлар әниләреннән үрнәк алалардыр дип уйлыйм. Кыз балалар әти-әни моделен үзенә сеңдереп үсә. Гаиләдә ничек, үз гаиләләренә дә шул модельне күчерәчәк. Низаг чыкса да, безнең аны балалар алдында күрсәткән юк. Нәрсә дә булса аңлатырга кирәк икән, аны утырып, кара-каршы сөйләшеп аңлатасың. Билгеле инде, кызларга каеш күтәрмисең. Малайлар булса, бәлки, каешын да кулга алырга туры килер иде.

Ләйсән: - Безнең бабайның барыбер өйдә тал чыбыгы тора иде. Кыз балага аш бүлмәсендә дә барысын да өйрәтергә кирәк. Чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтү мөһим.

- Әби-бабай тәрбиясе еш эләгәме кызларыгызга?
Булат:
- Минем әни хәзер Казанда яши. Ләйсәннең әти-әнисе Биектауда тора. Бала тәрбияләүдә ярдәм итәләр. Ул яктан, Аллага шөкер, без бәхетле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading