16+

Ләйсән Гимаева: "Әти киткәч, бик авыр булды..."

Ләйсән Гимаева 2000 еллар башында “Яшьлегем чишмәләре” җыры белән татар эстрадасына килеп керде һәм күпләрнең мәхәббәтен яулады. Соңгы ике елда Ләйсәннең актерлык осталыгы да ачылды, ул – төрле образларда видеолар төшерүче блогер.

Ләйсән Гимаева: "Әти киткәч, бик авыр булды..."

Ләйсән Гимаева 2000 еллар башында “Яшьлегем чишмәләре” җыры белән татар эстрадасына килеп керде һәм күпләрнең мәхәббәтен яулады. Соңгы ике елда Ләйсәннең актерлык осталыгы да ачылды, ул – төрле образларда видеолар төшерүче блогер.

– Ләйсән, балачагыңда еш күченеп йөргәнсез икән. Ни өчен?

– Азнакай районы Чалпы авылында туганмын, әни дә шушы авылдан. Ә балачак һәм үсмер чагым әтинең туган ягы Мөслим районы Олы Чакмак авылында үтте. Ике районны да үземнең туган як дип күрәм, якын итәм. Әти колхоз рәисе булып эшләде. Аннары авыл хуҗалыгы өлкәсендә Алабугада хезмәт куйды. Шушы эше белән бәйле рәвештә без һәрвакыт күченеп йөрергә мәҗбүр булдык. Соңгы күченгән районнары – Биектау, әни хәзер шунда яши. Балачагым күченеп йөрүләр һәм мәктәп алыштырулар белән истә калды. Әни гомере буе укытучы булып эшләде. Гаиләдә өч бала үстек, ике энем бар. Алар Казанда яши. 

– Әниеңнән һәм әтиеңнәң нинди сыйфатлар алдың? Гомумән, син кемгә охшаган?

– Тышкы кыяфәтем белән әтигә охшаганмын. Җырга сәләт тә әтидән килә. Хатын-кызларга хас булган йомшаклык, түземле булу әнидән күчкәндер дип уйлыйм. Яшь барган саен үземдә әнинең сыйфатларын күбрәк булдырасым килә. Хатын-кыз сабыр булса, иргә дә, балаларга да яхшы.

– Моннан ике ел элек әтиең мәрхүм булды. Соңгы күрешү, сөйләшүне хәтерлисеңме?

– Минем өчен бик авыр сорау... Әти туган көне алдыннан вафат булды, Булатның туган көнендә – 20 февральдә китеп барды. 23 февральдә аңа 66 яшь тулыр иде. Сәламәтлеге белән проблемалар булды, ләкин болай иртә китер дип уйламадык. Бик авыр булды. 5 февральдә Казанда концертыбыз узды. Әти бик ошатып кайтып киткән иде. Аннары аның белән озаклап сөйләшеп утырдык. “Елдан-ел үсәсез, тагын да матуррак җырлар җырлый башладың, кызым, афәрин”, – дигән иде. Әти – җаваплы, үз эшен җиренә җиткереп башкара торган чын ир-ат иде. Алар безне иркәләп утырмады, эш белән үстерде. Безгә дөрес тәрбия биргәннәр дип уйлыйм. 

Әңгәмәнең тулы вариантын "Шәһри Казан. Язмыш"ның бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading