16+

Ләйсән Гыймаева: «Мәхәббәт ул – фәлсәфә»

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык. - Мәхәббәт - фәлсәфә инде ул, анда дуслык та, хөрмәт тә бар. Булатка беренче карашта ук гашыйк...

«Мәхәббәт - нәрсә ул?» дигән сорауга һәр кешенең үз җавабы бар, Һади Такташ әйтмешли, һәрбер йөрәк аны яңарта бит. Һәр ярның үз мәхәббәт тарихы. Гашыйклар көне уңаеннан, «йолдызлы» парларыбыздан мәхәббәткә карашларын белергә булдык.

- Мәхәббәт - фәлсәфә инде ул, анда дуслык та, хөрмәт тә бар. Булатка беренче карашта ук гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Бер университетта укыдык, шуңа да хисләр тора-бара кабынды. Үз-үзен тотышы, кешеләр белән аралашуы, кешелекле булуы белән үзенә каратты мине. Мәхәббәт вакыт узган саен сүрелә дигән сүзләр белән килешмим, бәлки башкаларныкы сүреләдер, безнеке юк. Өйләнешүебезгә унике ел булуга карамастан, хисләребез гел элеккегечә. Гаилә тормышы тыныч, матур барсын өчен, хатын-кызда акыл булырга тиеш. Ир хатыны булгач, сабыр булырга, аңлый белергә өйрәнәсең. Балаларга да үзеңне бары яхшы яктан гына күрсәтәсе килә. Без икебез дә бер өлкәдә булгач, тормыш алып баруы кыен түгел. Иртән икебез дә бер фикердә уянабыз, максатларыбыз да бер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading