16+

Ләйсән Гыймаева: "Булат бик көнче"

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә укучылары белән «Дөрес-ялган» уены оештырган. Артист үзенә кагылышлы берәр факт язып куя, ә виртуаль дуслары шушы фактның чынмы, ялганмы икәнен белергә тиеш. Уенның асылы шуннан гыйбарәт.

Ләйсән Гыймаева: "Булат бик көнче"

Җырчы Ләйсән Гыймаева социаль челтәрләрдә укучылары белән «Дөрес-ялган» уены оештырган. Артист үзенә кагылышлы берәр факт язып куя, ә виртуаль дуслары шушы фактның чынмы, ялганмы икәнен белергә тиеш. Уенның асылы шуннан гыйбарәт.

Ләйсән ахырдан дөрес җавапларны да күрсәткән.

Өч бала әнисе, уңган хатын, талантлы җырчы Ләйсәннең хореограф белгечлеге дә булуын күпләр чамалаган. Бу сорауга дусларының 63 проценты дөрес җавап биргән.

Ләйсән үзенең һәр иртәсен туркада кайнатылган каһвәдән башлый икән. Каһвә кайнатуны артык мәшәкатькә санаучы 51 процент кеше бу җавапны ялган дип уйлый.

Җырчы үзе Ык буенда туып үссә дә, йөзәргә җылы якларга баргач, диңгездә генә өйрәнгән. Бу фактны да Ләйсән дөрес җаваплар исемлегенә керткән. 

Артист кешенең кулыннан бар да килә дип уйлаучылар: «Минем баянда «Турецкий марш»ын уйнаганым бар» дигән сүзләр белән килешкәннәр. Әмма ялгышканнар. Бу җавапны Ләйсән кызыл исемлеккә язып куйган. 

Ахырдан Ләйсән гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы бер серне дә ачкан. «Булат бик көнче», – дип язып куйган ул. Әмма бу гаиләне күзәтеп баручы күпчелек дуслары Булатның көнче булуына, гомумән, ышанырга теләмәгән. Укучыларының 79 проценты «булмас» дигән җавап өчен тавыш биргән.  Ә җырчы үзе моның хак икәнлеген билгеләп куйган. Менә шул.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading