19 февральдә җырчы Миләүшә Сафинаның өченче тапкыр әни булуы турында хәбәр иткән идек. Йөклелек чорында ковид белән авыру сәбәпле, баланың да үпкәләренә зыян килгән.
Скопировать ссылку
19 февральдә җырчы Миләүшә Сафинаның өченче тапкыр әни булуы турында хәбәр иткән идек. Йөклелек чорында ковид белән авыру сәбәпле, баланың да үпкәләренә зыян килгән.
Шул сәбәпле сабый әлегә Республика балалар клиник хастаханәсенеңреанимация бүлегендә дәвалана. Миләүшә ире белән хастаханәгә баланың хәлен белергә барган.
“Улыбыз янына реанимациягә кереп чыктык. Анда 12-14 сәгать аралыгында кертәләр. Баланы ИВЛдан алганнар, хәзер үзе сулый. Гомумән алганда, бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Әлегә ул реанимациядә, тиздән аны яңа туган сабыйлар патологиясе бүлегенә күчерәчәкләр. Без сабыебызны сагынып, сабыр гына көтәчәкбез”, - ди Миләүшә.
Комментарийлар
0
0
Аллага шокер. Яраббием. Барда яхшы булачак.
0
0