16+

ВУЗлар конкурс исемлекләрен бастырды

27 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең мөһим этабы башланды.

27 июльдә югары уку йортларына кабул итү кампаниясенең мөһим этабы башланды.

Университетларның рәсми сайтларында һәм Дәүләт хезмәтләрендәге «Вузга онлайн керү» суперсервисында абитуриентларның конкурс исемлекләре дөнья күрде.

Конкурс исемлекләре абитуриентның сайланган юнәлештә нинди урында торуын һәм уку йортына керү мөмкинлеген бәяләргә ярдәм итә. Хәзер булачак студентларга үз позицияләрен даими күзәтеп торырга һәм кайсы юнәлешкә ризалык бирергә икәнен хәл итәргә кирәк. Искәртеп узыйк, бер абитуриент биш югары уку йортына, һәркайсында бишәр юнәлеш сайлап, барлыгы 25 программага кадәр гариза тапшыра ала.
Максатчан квота, олимпиада җиңүчеләре һәм ташламалы категорияләр буенча укырга керүчеләргә ризалыкны 1 августка кадәр тапшырырга кирәк. Ә БДИ нәтиҗәләре буенча гомуми конкурс нигезендә керүчеләр өчен соңгы срок – 5 август.

Быел абитуриентны укырга кабул итү турындагы боерыкка кертү өчен төп документ булып аттестатның төп нөсхәсе түгел, ә нәкъ менә укырга керергә ризалык санала.

Ризалыкны тапшыру вакыты Россиянең барлык төбәкләре өчен бердәм – Мәскәү вакыты белән сәгать 12:00гә кадәр. Бу вакытка кадәр абитуриент ризалыгын бер вуздан икенчесенә, шулай ук бер юнәлештән икенчесенә чикләнмәгән санда күчерә ала.

Югары уку йортлары кабул ителгән студентлар исемлеген 3 һәм 7 августта бастырачак. 3 августта – өстенлекле хокукка ия булганнар, максатчан квота буенча керүчеләр өчен, ә 7 августта БДИ нәтиҗәләре буенча гомуми конкурс аша укырга керүчеләр өчен боерыклар чыгачак.

Быел Россия Фән һәм югары белем министрлыгы беренче тапкыр «тынлык көннәре» кертте. 3 һәм 7 августта ризалыкны тапшыру да, кире алу да мөмкин булмаячак. Бу яңалык соңгы сәгатьләрдә ризалыкларны бер вуздан икенчесенә күчерү белән бәйле буталчыкларны киметү өчен гамәлгә кертелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading