Табиб-кардиолог Ленар Кашапов +30°Cтан югарырак эсселек вакытында организмда нинди процесслар баруын гади генә итеп аңлатып үтә.
Йөрәкне насос, ә кан тамырларын су шлангы итеп күз алдына китерегез. Эссе көннәрдә организм суынырга тырыша: тән җылысын чыгару өчен кан тамырлары киңәя, артериаль басым бераз төшә. Шуңа күрә йөрәккә канны тизрәк кудыру өчен көчлерәк эшләргә туры килә.
Хәтта тыныч хәлдә дә йөрәк тибеше минутына 10–15 тапкырга ешрак булырга мөмкин – бу организмның табигый саклану реакциясе. Ләкин монда бер мөһим үзенчәлек бар. Тир белән бергә организмнан су гына түгел, ә калий һәм магний кебек мөһим микроэлементлар да чыгып китә. Нәтиҗәдә, кан куера. Куерган кан һәм киңәйгән кан тамырлары тромблар барлыкка килү, шулай ук кан басымының кискен үзгәрү куркынычын арттыра. Шуңа күрә эссе көннәрдә инфаркт һәм инсульт очраклары ешрак күзәтелә. Бу бигрәк тә югары кан басымы булган, йөрәк авыруларыннан интегүче һәм өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла, - ди ул.
Хәвеф төркемендә кемнәр?
• Артериаль гипертония һәм йөрәкнең ишемик авыруы булган кешеләр.
• Йөрәк җитешсезлеге булучылар. Эсседә аларда тын кысылу берничә тапкырга көчәергә мөмкин.
• Диуретиклар яки кайбер кан басымын төшерүче дарулар кабул итүчеләр. Алар организмнан сыеклык һәм электролитлар югалтуны арттырырга мөмкин.
Җәйне хәвефсез үткәрү өчен 5 мөһим киңәш
1. Суны күп итеп берьюлы түгел, ә аз-азлап эчегез. Һәр ярты сәгать саен 100–150 мл гади су эчү файдалырак. Әгәр бик нык тирлисез икән, суга бер чеметем тоз өстәргә яки даруханәдән электролитларны тулыландыручы изотоник эремә алырга мөмкин.
2. Боздай салкын душ белән суынмагыз. Температураның кискен үзгәрүе кан тамырлары спазмын китереп чыгара һәм йөрәккә өстәмә йөкләнеш бирә. Душ суы бүлмә температурасында булсын.
3. Кондиционердан дөрес файдаланыгыз. Аны 23–25°C ка көйләү хәерле. Урам белән бүлмә арасындагы температура аермасы 8–10 градустан артык булмасын.
4. Урамга иртәнге 11гә кадәр һәм кичке 17дән соң гына чыгарга тырышыгыз. Кояш иң кыздырган вакытта хәтта сәламәт кешеләрдә дә йөрәк еш тибүе һәм хәлсезләнү күзәтелергә мөмкин.
5. Кан басымын иртән һәм кич үлчәп торыгыз, әмма дарулар дозасын үзегез үзгәртмәгез. Эсседә бәвел кудыручы препаратлар кан басымын артык төшерергә мөмкин. Шуңа күрә дәвалануны бары тик табиб кына үзгәртә ала.
Иң мөһиме:
Әгәр күкрәк турысында кысучы авырту, кинәт көчсезлек, салкын тир бәреп чыгу яки күз аллары караңгылану кебек билгеләр барлыкка килсә, “үзе үтәр” дип көтмәгез. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар