16+

Мирзаяновлар ни өчен кызларына Нәзирә дип исем кушкан?

Зөлфирә Шәйдуллина кызларына ничек исем сайлавын сөйләде.

Мирзаяновлар ни өчен кызларына Нәзирә дип исем кушкан?

Зөлфирә Шәйдуллина кызларына ничек исем сайлавын сөйләде.

"Исемне без бик озак эзләдек. Балага исемне роддомга барганчы ук уйлап барырга дип әйттеләр, чөнки туу турындагы таныклык белән полисны шунда биреп чыгаралар.

Үзем туганнан соң почти 40 көн исемсез ятканмын мин. Кемдер әнинең ачуын китергән, Алмаз әле дә көлә, күпме вакыт исемсез ятып та, соңыннан баребер "Зөлфирә" дип кушканнар сиңа диеп.

Роддомга барырга бер-ике атна кала безне Айдар Тимербаев "Нәзер" спектакленә чакырган иде!

ПДРга берничә көн генә кала без Бакалы районына җырларга бардык. Юбилярның исемен белми идек, безне улы Илгиз әнисенә бүләк итеп чакырды. "Әниемнең исеме Нәзирә" диде ул чыгышыбыз алдыннан.

Мондый исемне ишеткән бар "Клон" киносында. Ошый иде ул апа миңа. Ураган хатын. Юбиляр апа да шундый эчкерсез, рәхәт кеше булып чыкты. Бакалыдан Теләчегә кайтканчы мәгьнәсен укыдым. Дәвамы иртәгә", - дип язган Зөлфирә.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading