16+

Мөнир Рахмаев: "Бер операциядән - икенчесенә..."

Татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев күптән түгел операция ясаткан иде. Инде җырчы тагын бер операциягә әзерләнә. Бу хакта безгә Мөнир үзе сөйләде.

Мөнир Рахмаев: "Бер операциядән - икенчесенә..."

Татар эстрадасы җырчысы Мөнир Рахмаев күптән түгел операция ясаткан иде. Инде җырчы тагын бер операциягә әзерләнә. Бу хакта безгә Мөнир үзе сөйләде.

“Гастрольләрдә йөргәндә, тавыш операторларына һәм башка коллегаларга булышырга туры килә. Еш кына колонкалар да күтәреп ташыйбыз. Бу бөтен артистларга да таныш күренеш. Нәтиҗәдә бүсерем чыкты. Аны шул килеш калдырырга мөмкин иде, әмма мин операция ясатырга булдым”, - ди җырчы.

Мөнир тагын бер операциягә әзерләнүен әйтте. “Тешкә винирлар куйдырганда, борын астында киста барлыгы ачыкланды. Ул организмга зыянлы түгел, ләкин табиблар алдырырга киңәш итте”, - ди ул.

Гомумән, җырчы сәламәтлеген ныклап кайгыртырга уйлаган, организмына диагностика ясаткан. “2007 елда Илназ Сафиуллин белән юл һәлакәтенә юлыккан идек. Шул авария аркасында муен умырткасына зыян килгән. Ул вакытта борчымады, ә хәзер яшь барган саен үзен сиздерә башлады, еш кына башым авырта. Хәзер менә шушы мәсьәлә белән шөгыльләнергә, массажга йөрергә исәп. Яшь чагында бу хакта бик уйламыйсың, акча эшләү ягын карыйсың, һаман каядыр чабасың, ашыгасың. Тик сәламәтлек – зур байлык. Башкаларга да сәламәтлекләрен кайгыртырга киңәш итәм. Үзеңне яратырга, үзеңә игътибарлы булырга кирәк”, - ди Мөнир Рахмаев.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Грыжаң бар икән аңа операцияне вакытында ясатырга кирәк.

    Мөһим

    loading