16+

Нияз Җәләлов: "Әтиемә 90 яшь тулды!"

Татар эстрадасы артисты Нияз Җәләлов күңелле яңалыгы белән уртаклашты. Җырчының әтисе Габбас абыйга 90 яшь тулган! Габбас абый белән Рамилә апа Әлки районы Бибай Чаллысы авылында яшиләр. Аларның да гаилә коруларына 68 ел булган.

“13 октябрь көнне әтиемә 90 яшь тулды. Әти үз гомерендә кайда гына эшләмәде – механизатор, комбайнер, плотник, пилорамда да хезмәт куйды. Соңгы елларда районнан кибеткә товар ташыды. Әти кебек мәрхәмәтле, акыллы кешеләр бик сирәк, безгә үрнәк, зур терәк ул. Әни белән гомер итүләренә быел 68 ел булды. Биш балага гомер бүләк иткәннәр, мин – төпчеге. Ике апам авылда, бер абый Чаллыда, тагын бер абыем Казанда яшиләр. Туган көнне иртәгә – шимбә көнне барыбыз да авылда җыелгач билгеләп үтәчәкбез, Аллаһы боерса. Көндез Коръән ашы булачак”, - диде Нияз.

Габбас абыйны без дә чын күңелдән 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, иминлек, тигезлек телибез! 
 
Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading