“Үпкәләмә” сүзен нык яратучы Ризат һәм Зинира үзләре тәнкыйтькә үпкәләмиме, аны күтәрә аламы икән? Тикшереп карыйк. Аңлавыгызга, сәхифәбезнең бүгенге чыгарылышы бер урында тик кенә басып тора алмаган, клипларын юморга төрергә яраткан Рамазановлар турында булыр.
Әлеге гаилә дуэтының барлык диярлек җырларын тыңлап чыкканнан соң, темалар төрлелеге җитмәве күзгә, дөресрәге, колакка ташлана. Татар эстрадасының нигезен дә, диварын да тәшкил иткән “сөю, сөелү” темасы, парлы җырчылар булгангадыр инде, Рамазановларда аеруча зур урын алып тора.
Әйдәгез, җырларның үзләренә “сүз бирик”. Быел тыңлаучыларга тәкъдим ителгән “Син кирәк” җырын аз гына сәеррәк дияр идем. Аның сүзләрен Илшат Гиниятуллин язган.
“Тик бер генә, берәү генә икән
Күңелләрнең өзелеп сөйгәне.
Әллә кемгә насыйп булып куя
Язмыш язган сиңа дигәне.”
Беренче юлына автор нәрсә язарга белми аптыраган бугай, шуңа “бер” һәм “генә” сүзләрен ике тапкыр кабатлаган. Икенче юлын тутыру өчен күңелне күплек санында куйган. Бер кешедә ничә күңел була соң, дигән сорау туа. Әллә мин генә кимсетелгәнме? Миндә бер генә күңел дип уйлый идем. Өченче һәм дүртенче юлда Илшат әфәнденең әллә үзенең фикерләре чуалып китә, әллә безнең акылны томаларга тырыша... Язмыш язган башка кешегә насыйп була аламы? Йә ул башкага насыйп булмый инде, йә сиңа язмаган дигән сүз.
Мәкалә башында ук телгә алган “Үпкәләмә” җырына әйләнеп кайтыйк әле.
“Үпкә, үпкә, үпкә, үпкә, үпкәләмә,
Үпкә, үпкә, үпкә, үпкә, үпкәләмә.
Үпкәләмә, үпкәләмә,
Үп, үпкәләмә.”
Моны җыр итеп җырларга ничек оялмыйлар? Текст авторы Айдар Минһаҗев сүзләрен уйлап ничә төн йокламады икән? Кушымтадагы сүзләрнең әзлеге буенча бәйге оештырсалар, мөгаен, Рамазановлар җиңеп чыгар. Әллә җырчыларның бик нык үпкә ашыйсы килгәнме? Берәрегез бозау суйса, Ризат белән Зинирага да бераз өлеш чыгарыгыз әле, зинһар. Шунысы да бар, үпкә ашаганнан соң, “йөрәк” яки “бавыр” турында җырлый башлаулары ихтимал. “Хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң...” Дәвамын үзегез дә беләсез.
Рафаил Газизов һәм Айдар Тимербаев иҗат иткән “Саубуллашыйк” җырына тирән мәгънә салынган, әмма төп сүз дөрес кулланылмаган. Бу очракта “бәхилләшик” туры килә, һичьюгы, “хушлашыйк”. Һәр күрешү ахырында болай да саубуллашабыз, ә бер-беребезнең ризалыгын алып, гафу сорап бәхилләшү – бик сирәк күренеш.
“Безне, дускай, дөнья һаман сыный,
Бер кат битен, ун кат артын ачып.
Көн дә юлда – ярлар кырыенда,
Белеп булмый, әйдә, саубуллашыйк.”
Әле күптән түгел генә Рамазановлар кадерле тыңлаучыларына тагын бер җыр тәкъдим иткән. “Тик син генә” дип атала. Кушымтасы болай:
“Тик син генә, тик син генә
Бердәнберем, иркә назым.
Мәңге сүнмәс, мәңге сүрелмәслек
Син минем тормыш язым.”
“Тик син генә бердәнберем” сүзтезмәсе май өстенә каймак ягып ашаган кебек килеп чыга. “Син генә” һәм “бердәнберем” бер үк мәгънәгә ия диярлек. Әллә бердәнберләр берничә дә була аламы?! Ала икән, “Син генә түгел, Марат та минем бердәнберем” дигән җыр сүзләрен сатам. Кайсыгызга кирәк?
"Иркә назым” дигән сүзтезмәгә төртелдем дә, аңлый алмыйча баш ватып утырам әле. Төшенчәсе кемнәргә барып җитте, миңа да аңлатыгызчы. Минем әле “Яз сүнә аламы?” дигән сорауга да җавап табасы бар...
“Ярат, ярат, ярат мине, ярат,
Бары көчлерәк ярат.
Синең белән генә,
Бары синең белән
Бәхетле булам кабат.”
Бу – “Ярат мине, ярат” җырының сүзләре. Күп кенә җырларга карасаң, татар теле бигрәк ярлы, дигән ялгыш фикергә килергә мөмкин. Әллә авторлар иҗат иткәндә, сүзләр, мәче күргән тычканнар сыман, төрле якка сибелеп, качып бетәме? Ә качарга өлгермәгәннәре мәче тырнакларына, тфьү, автор каләменә эләгә... Әле ярый шушындый җырлардан соң да Рамазановларны тыңлаучылар кала. Җырчыларның бәхетенә...
Рамазановлар турында йомгаклап шуны әйтәсем килә: җырчыларга да, аларның тугры тамашачыларына да зәвык буенча шактый эшләргә кирәк әле. “Ярат мине”, “бул үземә генә”, “син кирәк”, “бердәнберем минем”, “яратасым килә, яр итәсем килә” сүзләре төшләремә кереп йөдәтмәсә ярый инде.
Комментарийлар
0
0
"Тик бер генэ, берэу генэ икэн Кунеллэрнен озелеп сойгэне," дигэн шигъри юлларнын саф татарча ahэнен, матурлыгын, тэмен анлый белмэгэн, "генэ" кисэкчэсенен бу очракта мэгънэ кочэйткеч ролен тоймаган, уз гомерендэ "кунеллэрем тулды" дип сойлэшкэнне ишетмэгэн, "Безнен кунеллэр" дигэн озын, монлы халык жырын белмэгэн (Фердинант Сэлахов жырлый) журналист язган моны. Яшьтер эле, могаен. Уткен телле тэнкыйть язарга тырышкан инде, жаныем . яэмма ямьсез килеп чыккан.
0
0
0
0
Тәнкыйть кирәк җырчыларга. Афәрин!
0
0
0
0
Бик дорес язгансыз! Шушы да булдымы жырлар. Пущтэк жырларны башкарырга ризалашкан «жырчыларны» эзрэк булса да тыеп торыр иде бу мэкэлэ. Укытыгыз эле узлэренэ!
0
0
0
0
Доресен язгансыз! Жырчыларга бутэн эшкэ алынырга. Файдалырак.
0
0
0
0
Дорес статья язгансыз! Бу парга - жырчылар без, дип, интекмэскэ!
0
0