16+

Раяз Фасыйхов өченче бала тели, тик...

- Миңа калса, бар кешенең дә быелгы җәе: "Бу яңгыр бетәме инде?" - дигән уйлар белән уза. Җәйнең уртасына җиттек инде, әле бер дә матур, кояшлы көн булмады. Барлык Сабантуйларны да яңгыр астында эшләп чыгарга туры килде. Нишләтәсең инде, табигатьнең үз кануннары.

Раяз Фасыйхов өченче бала тели, тик...

- Миңа калса, бар кешенең дә быелгы җәе: "Бу яңгыр бетәме инде?" - дигән уйлар белән уза. Җәйнең уртасына җиттек инде, әле бер дә матур, кояшлы көн булмады. Барлык Сабантуйларны да яңгыр астында эшләп чыгарга туры килде. Нишләтәсең инде, табигатьнең үз кануннары.


Əмма барыбер җәй күңелле мизгелләргә бай. Июнь башында гаилә белән Төркиядә ял итеп кайттык. Кирәк кадәр кояш энергиясен анда тупладык. Туган көнемә "Алма кебек кызарма" дип аталган яңа альбомым чыкты. Шау-гөр килеп узган Конфедерацияләр Кубогының һәр матчына йөрдем. Улымны да үзем белән алып бардым. Онытылмаслык тәэсирләр алып кайттык. Рамазан үзе дә футбол уйнагач, спорт уеннарын читтән күзәтү дә аның өчен кызык.

- Ə Венера нишли? Җәй дә вокал белән шөгыльләнәме?
- Юк, каникулларда ял итсен дип әйтәм, бәйләнмим. Үзем дә кечкенә чакта җәйне мәктәптән кушылган биремнәрне эшләп уздырырга яратмый идем. Бала-чага рәхәтләнеп уйнасын, дим. Авылда бер атна торып килде. 20ләрендә Кырымга лагерьгә барачак.
Ике балама да бертигез игътибар бирергә тырышам. Рамазан белән күбрәк спорт белән бәйле чараларга йөрсәк, Венера - романтик хисле, аның белән табигатькә пикникка чыгабыз.

- "Өченче бала алып кайтмыйсызмы?" - дигән сорау аеруча популярдыр?!
- "И хочется, и колется", - диләрме әле урыслар?! Ә татарларда ничек: "Һәр бала үз ризыгы белән туа". Кулга кечкенә бала алсаң, өченчесен алып кайту теләге туа. Хәзер бит артистлар арасында да "ишле гаилә" модасы, бер-ике бала белән генә чикләнмиләр.

Мин - бала җанлы әти. Венера белән Рамазаным өчен күп нәрсәдән баш тарта алам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading