16+

Раяз Фасыйхов – Татарстанның атказанган артисты

Нәкъ ярты ел элек Раяз Фасыйхов белән әңгәмә корган идем. Әңгәмә ахырында Раязга: «Татарстанның атказанган артисты» буласың киләме? Син моңа лаекмы?» – дип сорау бирдем. Ул: «Мин халыкка хезмәт итәм, ә ул мәртәбәле исемне дәүләт бирә. Лаекмы, түгелме – алар хәл итсен. «Аласың киләме» дигән сорауга: «Әлбәттә! – дип җавап...

Нәкъ ярты ел элек Раяз Фасыйхов белән әңгәмә корган идем. Әңгәмә ахырында Раязга: «Татарстанның атказанган артисты» буласың киләме? Син моңа лаекмы?» – дип сорау бирдем. Ул: «Мин халыкка хезмәт итәм, ә ул мәртәбәле исемне дәүләт бирә. Лаекмы, түгелме – алар хәл итсен. «Аласың киләме» дигән сорауга: «Әлбәттә! – дип җавап бирәм, алдыйсым килми», – дип җавап бирде.
 
Әллә Ходайның «амин» дигән минутына туры килгән, әллә вакыты җиткән, 21 июль көнне җырчы Раязга түгел, ә Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховка шалтыратып, мактаулы исем алуы белән котладым һәм әлеге исемне биргәндә кайда булуы белән кызыксындым.
 
– «Барс-медиа»да идем. Диск чыгару мәшәкатьләре белән чуалганда, Венера Әхәтовна (Ганиева. - Ред.) хәбәр итте. Иң беренче әти‑­әнигә хәбәр иттем. Авырып торган әбиемә дә үзем әйттем. Барысы да чиксез шат. Шунысы сөендерә: әле берсе дә «не заслужено» димәде. Каяндыр ишетеп котлаучылар да «заслужил» дип мактый. Шулай була күрсен. Республика җитәкчесенең шундый зур бүләге алдагы көннәрдә дә иҗат итәргә стимул бирер, Алла боерса. Минем иҗатымны шулай зур бәяләүләре өчен зур рәхмәт. Тантаналы тапшыру вакытында: «Киләчәктә дә Татарстаныбызга, Россиягә хезмәт итәргә дип сүз бирәм», – диячәкмен! – диде җырчы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading