Шәһри Казан

Резидә Шәрәфиева: "Казанга "эт" булып кайттык!"

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева машина багажнигын шыплап тутырып, "эт" булып авылдан Казанга кайткан. Тукталыш саен физик күнегүләр дә ясаган ул.

- "Эт" булып Казанга кайттык, юлда тукталыш саен "зарядка" ясадым. Авылда әни һәм кызлар белән җиләккә бардык. Кызыма "җиләк аша, бигрәк тәмле", дим. Юк, бер җиләк тә капмый кайтты, "юылмаган ул" ди. Ә без җиләкне рәхәтләнеп ашый-ашый җыя идек. Менә күпме витамин җыйдык! Сәламәт булыйк! Тәмле кайнатма белән мәтрүшкәле чәй эчәргә кунакка килегез! - диде Резидә Шәрәфиева.

Реклама

 

Рәхмәт чакыруыгыз өчен, Резидә ханым! Очрашканга кадәр!

 

Лена РӘХИМОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: