16+

Иртә белән 20 секунд үбешегез... Бәйрәм белән!

Кеше кирәк өчен генә түгел, ә теләк белән үбешергә тиеш. Андый чакта үбешүнең тәме дә, ләззәте дә ни тора! Ни дисәң дә, үбешеп яшәү күңелле дә, рәхәт тә.

Иртә белән 20 секунд үбешегез... Бәйрәм белән!

Кеше кирәк өчен генә түгел, ә теләк белән үбешергә тиеш. Андый чакта үбешүнең тәме дә, ләззәте дә ни тора! Ни дисәң дә, үбешеп яшәү күңелле дә, рәхәт тә.

Бүген Бөтендөнья үбешү көне билгеләп үтелә. Бәйрәмен Бөекбританиядә уйлап тапканнар, ә үбешүен кем уйлап чыгарган – анысы әлегә кадәр билгеле түгел һәм булмас та. Бу телефон яки велосипед уйлап табу түгел, аның авторын кем белсен?

Дөресен генә әйткәндә, үбешүне кемнең уйлап табуы мөһим дә түгел. Аның ничек барлыкка килү тарихы күпкә кызыграк. Ләкин анысын да төгәл әйтүче юк, чөнки галимнәр, тарихчылар һәм фәлсәфәчеләр уртак фикергә килә алмый. 

Үбешү һәм аның үзенчәлекләре белән филематология дигән фән шөгыльләнә. Галимнәр үбешү белән бәйле төрле тикшеренүләр үткәргән. Ачыкланганча, үбешү нерв системасын тынычландыра, стресстан арынырга, ябыгырга, җыерчыкларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Баксаң, үбешкән вакытта битнең якынча 30 мускулы эшкә җигелә икән.

Моннан тыш, үбешү үпкәләрнең һәм гормоннарның эшчәнлеген дә яхшырта. Дәвамлы үбешү вегетатив-кан тамырлары дистаниясе өянәгенә каршы да менә дигән чара икән.  

Берлин психологлары ачыклаганча, иртә белән 20 секунд дәвамында үбешсәгез, көн дәвамында романтик кәефтә булачаксыз. Идеаль үбешү исә 3 минут дәвам итәргә тиеш, ди галимнәр.

Татар эстрадасы җырчысы Римма Никитина: “Беренче тапкыр мәктәп елларында үбештем. Үбешергә бик яратам. Сүз дә, юк, үбешү кәефкә бик уңай йогынтысы ясый. Минемчә, үбешү – бик файдалы. Озак үбешкәндә, бөтен мускуллар эшли, җыерчыклар да чыкмый”.

Үбешү буенча дөнья рекорды 2013 елның февралендә Таиландта теркәлгән. Ирле-хатынлы Эккачай һәм Лаксана Тиранарат 58 сәгать 35 минут һәм 58 секунд үбешкән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ужыс

    Мөһим

    loading