16+

Ринас Әхмәтов: "Чаллы халкының башка артистларга хөрмәте юк!"

Автор-башкаручы Ринас Әхмәтовның Чаллыда узарга тиешле концерты булмаячак. Сәбәбе – билетлар сатылмаган.

Ринас Әхмәтов: "Чаллы халкының башка артистларга хөрмәте юк!"

Автор-башкаручы Ринас Әхмәтовның Чаллыда узарга тиешле концерты булмаячак. Сәбәбе – билетлар сатылмаган.

“Ә бит 25 артист һәм ике алып баручы киләбез дип бер сүзсез ризалык белдергән иде. Анда халык артистлары да, атказанган артистлар да һәм эстрадабызның танылган җырчылары да бар, барысы да бар иде. Билетлар сатылмады. Безнең Чаллы халкының башка артистларга хөрмәте юк! Кемгәдер Чаллыда 10 көн җитми, ә кемгәдер Чаллы халкы 25 артист белән бер көнгә билет алмый! Элек билетларны оешмаларга сатып була иде. Хәзер алмыйлар, сәбәбе дә табыла: пандемия, Украина һәм калганы...” - ди Ринас.

Бу – Ринас Әхмәтов җырларыннан төзелгән беренче концерт булырга тиеш иде. Сүз уңаеннан, Ринас сәхнәдәге эшчәнлеген 2000 елда Виталий Агапов төркемендә башлады. 2007 елдан бирле ел да сольный концертлар куйды.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading