Татар эстрадасының танылган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Рахматуллин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Популяр кешенең начар ягын да, яхшы ягын да күрәләр. Ләкин татар халкының менталитеты шундый: ул начар якны күбрәк күрә", - ди ул.
Скопировать ссылку
Татар эстрадасының танылган артисты, бик күп популяр җырлар авторы Ринат Рахматуллин белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Популяр кешенең начар ягын да, яхшы ягын да күрәләр. Ләкин татар халкының менталитеты шундый: ул начар якны күбрәк күрә", - ди ул.
– Ринат, популяр булырга хыялландыңмы?
– Гомеремдә дә зур сәхнәгә омтылмадым, Алалһы Тәгалә үзе алып барды. Элек җырларымны җыентыкка туплау хыялым бар иде. Ул вакытта кассеталар гына чыга, дисклар аннары гына барлыкка килде бит. Балаларым, оныкларым өчен үземнән соң истәлек, тарих калдырырга теләдем. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, җырларымны җыентык итеп чыгардым. Артистлар йолдыз булырга, танылырга максат куя. Ә миндә андый максат булмады.
– Гадәттә, кеше әз генә аякка баскач, калага омтыла. Син ни өчен Буада төпләнеп калдың?
– Казанны бик яратам. Эш буенча да монда бик еш килергә туры килә. Ләкин Буаны ныграк яратам, ул – туган ягым, туган җирем. Буаның халкын яратам. Дусларым да анда бик күп. Мин – чын патриот, шуңа күрә туган җиремне беркайчан ташламаячакмын. Соңгы сулышыма кадәр Буамда яшәячәкмен. Әнкәй үлгәч, сандыгыннан ул язып калдырган васыятьне таптык. “Улларым, төп нигезне туздырмагыз, сатмагыз, өйдә утны сүндермәгез”, – дип язган булган ул. Быел әнкәйнең вафатына биш ел булды. Аның васыятеннән беркайчан тайпылмадым. Әнкәй үлгәннән бирле, төп нигездә утның сүнгәнге, кешенең өзелгәне юк. 2014 елда йортка ремонт ясаган идем, карап саклап торам.
– Гомереңдә 28 тапкыр юл һәлакәтенә очрагансың...
– Аллаһ мине саклый дип уйлыйм. Алып китәсе булса беренче, икенче авариядә үк алып китәр иде. 28 бик күп бит инде ул, башка сыймаслык сан. 17 машинаның башына җиттем. Мактанып әйтмим, чын гыйбрәт бу. Өч тапкыр гына “КамАЗ” астына, Мәскәү юлында ике тапкыр фура астына кердем, күп тапкыр дамбадан тәгәрәдем, 15 метр биеклектәге күпердән очтым. Ничек исән калганмындыр, гаҗәп. Аның һәркайсы куркыныч. Әнкәйнең васыятен үтәгән өчен Аллаһы Тәгалә мине төрле күңелсез хәлләрдән саклыйдыр дип уйлыйм.
Комментарийлар
1
0
Монын ла халларе хорьи бугай. Хазер сихпрче рекламировать ита. Яшь хатынын чирлатканлер
0
0
1
1
Күрәзәчеләргә ышанмадым һәм ышанмаячакмын да, бар нәрсә дә үзеңнән тора, үзенең кулында . Үзеңне алдап, бушка акча түләр хәлем юк.
0
0