16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Казанда таба алмагач, Азнакайдан алып кайттым!"

Күптән түгел “Шәһри Казан. Язмыш” газетасында танылган җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән әңгәмә басылды. Шул көнне Ришат шалтыратып: “Эльвира, газетаны кайдан алырга була? Шәһәрнең күп кенә сату нокталарын йөреп чыктым. Кырып-себереп алып бетергәннәр”, - дип дулкынланып сөйләде.

“Борчылма, Ришат, редакциядә бар ул. Иртәгә үк тапшырырмын үзеңә”, - дим. “Мин бүген Азнакайга китәм бит, иртәгә күрешеп булмас инде”, - диде Ришат борчулы тавыш белән. "Алай да алып кал әле миңа", - диде.

Берничә көннән соң тагын шалтырата. “Шәһри Казан. Язмыш”ны Азнакайда эзләп таптым  бит! Шуннан алып кайтып укыдым”, - дип сөенече белән уртаклашты Ришат. Баксаң, Ришат дуслары янына Азнакайга баргач, газетаны шуларда күргән. "Без газетаны укып чыктык, алып кит үзең белән", - дигән дуслары Ришатка.

Менә бит! Теләк булгач, үз дигәненә ирешә ул кеше. Ришат Фазлыйәхмәтовлы газетаның Казанда тиз арада сатылуы күңелгә май булып ятты. Ришатны да, “Шәһри Казан”ны да яратып укыйлар икән бит, рәхмәт яугырлары! 

Сату нокталарыннан эзләп азапланучылар өчен бер җайлы ысул тәкъдим итәм: хәзерге вакытта “Шәһри Казан”га ташламалы бәядән язылу бара! “Шәһри Казан”да бергә кайныйк, дуслар! 

Әйе, күпләр газетага язылу кыйммәт дип саный. Газета турында белмәүчеләр дә бар әле!

Без сезгә бер айга язылып карарга тәкъдим итәбез. Ошаса, алга таба да безнең белән бергә булырсыз дип 100% ышанабыз!

Атнага бер тапкыр килә торган 16 битлек "калын" санга бер айга язылу - 89.99 сум.

Атнага өч тапкыр килә торган (шул исәптән, "Шәһри Казан. Язмыш" та) саннарыбызга язылу бер айга - 189.10 сум.

Укып карагыз әле. Үзебез яздырып та бирәбез, сездән ФИО, адрес һәм акча гына күчерергә кирәк булачак. Языгыз ватсапка 89196207976.

"Шәһри Казан"да бергә кайныйк!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading