16+

Ришат Төхвәтуллинның быелгы концерты «ЧП»ларсыз гына үткән

Ришатның узган елгы Казан концертлары шома гына узмады.

Ришат Төхвәтуллинның быелгы концерты «ЧП»ларсыз гына үткән

Ришатның узган елгы Казан концертлары шома гына узмады.

Башта пәрдә ачылырга гына торганда, аппаратурасы янып чыкты, микрофоны эшләмәде, ә инде концерт тәмамланып өйгә кайтырга чыкканда, машина тәгәрмәчләренә пычак кадап киткәннәр иде. Быелгы концертлар тыныч узган.

- Аллага шөкер, быел «ЧП»лар килеп чыкмады, шуңа сөенеп бетә алмыйм, - диде Ришат. - Ике көн тулы анш­лаг булды, күп тамашачыларга билет җитми дә калды. Концерт бик күңелле үтте дип саныйм, канәгать калдым. Башкортстаннан әти-әнием килде. Әни белән сеңлемне сәхнәгә чакырып җырлаттым. Әти-әни авылда фермерлык белән шөгыльләнә. 12 баш мөгезле эре терлек, сарыклар асрыйлар. Сеңлем быел КФУ студенты булды.

Дусларым Рөстәм Гайзуллин белән Илфар Кәримов: «Күптәннән Казанда яшәсәң дә, һаман Башкортстан номеры белән йөрисең, Татарстанга күчәргә вакыт», - дип, «Rishat. 116 rus» дип ясалган машина номеры бүләк иттеләр. Бу минем өчен көтелмәгән сюрприз булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading