Популяр җырчы Ризат Рамазанов белән әңгәмшбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Тормыш иптәшегез белән дуэт булып чыгыш ясарга нәрсә этәргеч бирде?
– Зинираның таныш композиторы Уфада юбилей концертында дуэт җыр башкаруыбызны сорады. Без җыр сорап, Айдар Тимербаевка мөрәҗәгать иттек. Ул: "Бик матур бер җырым бар", - дип, безгә "Бул үземә генә"не тәкъдим итте. Аңа тиз арада аранжировка эшләттек. Халык җырны бик җылы кабул итте. Юбилейдан кайткач, җыр әрәм булмасын, дип буш араларда куяр өчен "Болгар радиосы"на бирдек. Продюсерлык үзәгеннән хәбәргә чыктылар: “Бу җыр – хит. Тик аны халыкка танытыр өчен ротациягә бирергә кирәк”, – диделәр. Акча җыярга тотындык. Үгезләрне дә саттык, җәй буе эшмәкәрнең йортында төзелештә дә эшләдем. Дөресен әйтәм, соңгысын куйдык.
– Бу карарны кабул итү җиңел булмагандыр?
– Үземнең нәрсә эшләгәнемне дә аңламадым. Кешенең язмышында Ходай иңдергән мөмкинлекләр була. Аларны вакытында тоеп алырга кирәк икән. Без бик бәхетле, бу лотереядә җиңеп чыга алдык.
– Зинира белән нибары 1 ай гына очрашкансыз да гаилә коргансыз. Әти-әниләр каршы килмәдеме?
– Зинира белән бергә укыгач, барыбер бер-беребезнең холыкларын белә идек. Бию, спектакль репетицияләре 6 шар сәгатькә сузыла. Күз алдына китерегез, кеше ашамаган, арыган, андый вакытларда һәркемнең чын йөзе күренә инде. Рәсми очрашуыбыз 1 ай, ә чынбарлыкта исә, 2 елдан артык таныш идек. Зинира белән җеннәребез туры килде. Ул үпкәләп йөрмәде, мине бер караштан сүзсез аңлады. Безгә бергә рәхәт иде. 35 яшемдә өйләнермен дип уйлап йөри идем, 20дә гаилә кордым. Әле ярый өйләнеп калганмын икән. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Сузган булсам, сайлана башлар идем. Әти-әниләр гаилә коруга каршы килмәделәр, тик бу яңалык алар өчен көтелмәгән булды. “Зинира йөкле, шуңа күрә ашыгалар”, – дигән сүзләрне дә ишеттек. Бу сүзләрнең ялган булуын исбатладык. “20 яшьтә гаилә корырга әзер, барысын да беләм”, – дип уйлый идем. Хәзер инде ул вакытта бернәрсә дә белмәвемә инандым. Тормышның асылына төшенеп кенә бетәсең, ә гомер үткән икән. Вакытның кадерен белегез, җәмәгать.
– Гастрольләргә дә икәү йөрисез. Балалар кем белән кала соң?
– Безнең гаиләдә әти дә, әни дә өйдән бергә чыгып китә шул. Балалар бик сагыналар. Аларны әни карый, туган-тумачалар ярдәм итәләр, Аллаһка шөкер. Әнинең сәламәтлеге бераз какшагач, фермада эшләвенең мәгънәсен күрмим, шуңа күрә: “Фермада йөргәнче, балаларны карарга теләмисеңме?” – дидем. Без барыбер тәрбияче яллаган булыр идек. Ә болай балаларым үз әбисе белән кала. Аңа да хезмәт хакы түлибез, чөнки әни 10-15 көнгә ирен, өйдә булган эшләрен калдыра. Әнинең акча аласы килми инде, уңайсызлана, шуңа күрә кирәк әйберен белеп, бүләкләр ясап торабыз.
– Бергә эшләгәч, көнләшергә вакытыгыз да юктыр?
– Көнләшкән кеше юктан да сәбәп таба ала. Безнең очракта көнләшү – гаилә эшелонын артка өстерәү белән бер. Тик шулай да бер-беребезгә карата игътибарны югалтмыйбыз. Тормыш иптәшеңә битараф булмавыңны күрсәтергә кирәк. Арабызда серләр юк, бер-беребезгә ышанабыз. Көнләшү белән чирләргә язмасын. Иң якын кешеңнән гаеп эзләп яшәгәндә, гаиләдә тынычлык булмый.
– Гаилә мөнәсәбәтләрендә кризис булганы бармы?
– Гаиләдә барысы да идеаль булмый инде. Икебез дә кызып китә алабыз. “Булды, туйдым. Аерылышабыз”, - дигән уйлар башка кергәне юк, Аллаһка Шөкер. Зинира белән икебез дә паникага биреләбез. Зинира элек мине тынычландыра иде. Яши-яши үзе дә миңа охшап калды. Җылы мөнәсәбәтләрне, үзара кызыксынуны сакларга тырышабыз. Балалар белән бергә вакыт үткәрүдән тыш, икәү генә саф һавага, табигать кочагына ял итәргә чыгабыз. Сәбәпсез, көтелмәгән бүләкләр ясыйбыз. Мәсәлән, Зинира үзенчәлекле чәчәк бәйләмнәре ярата. Гаилә мөнәсәбәтләренә дә гөлгә кебек ашлама сибеп торырга кирәк.
– Дусларыгыз күпме?
– Дусларга бик сак карыйм. Дошман еракта йөрми, ул синең янәшәңдә генә була. Сөенечле хәбәрләреңне, уңышларыңны белеп тора да, көнләшә башлый. Артыгын сөйләргә куркам дисәм дә, мин барыбер ачык кеше. Дустан серләр яшермим, чын күңелдән хисләрем, уйларым белән уртаклашам. Авыз пешкән чаклар да булды инде... Тик шулай да, ачу саклап, үпкәләп йөрмим. Хәер, Аллаһ Тәгалә безне начарлыктан саклый, күп кенә “дуслар” белән аралашу үзеннән-үзе тукталды. Барысы да яхшыга дип ышанып калам.
– Әңгәмәләрнең берсендә: “Күз тигәне бар”, - дидегез. Берәр очрак турында сөйли аласызмы?
– Сәхнәдә сүзләрне оныткан, тын кысылган, буылган вакытларым булды. Зинираның да гел көтмәгәндә алкасы төшеп киткәне бар. Ырымнарга ышанам, каты күзле кешеләрне очраткан булды. Өшкеречүдән ярдәм сорадык, шуннан соң гына бераз тынычлап калдык. Күңелне, уй-фикерләрне яңартыр өчен җомга намазларын калдырмаска тырышам. Тормыш иптәшем дә иман юлында тынычлык таба.
– Йолдызлык чиреннән ничек сакланасыз?
– Бер-беребездә йолдызлану сизеп алсак, шунда ук әйтәбез. Гомумән, икебез дә алтын кашык белән тумадык. Әти-әниләр кечкенәдән ачык йөзле, гади булырга өйрәттеләр. Йолдызлык чиренең беренче билгеләрен сизгәч, авылга кайтып килергә кирәк. Әни фермада эшләгән чакта, гастрольләрдән соң аның урынына эшкә барып килгәнем булды. Фермада эшләгәннән соң, шунда ук күктән җиргә төшәсең. Йолдызлык чиреннән иң яхшы дәва – хезмәт. Барыбызда адәм баласы, тормыш әйләнеп-әйләнеп килә диләр. Кеше рәнҗешен тоярга язмасын. Балаларымның юлымда да яхшы бәндәләр очрасын иде.
– Балаларның кайсы сезгә күбрәк охшаган?
– Икесен дә бик яратам. Хыялыйлар, үз дөньяларында яшиләр. Мин дә балачакта шундый идем. Айгизәнең фантазиясе көчле, видеога төшәргә ярата, бию түгәрәгенә йөри. Рияз да апасыннан калышмый. Улым миңа аеруча нык охшаган. Иң мөһиме сау-сәламәт, бәхетле булсыннар.
Комментарийлар
0
0
Барысыдадорес сузлэр, ир кеше сузлэре. Молодец Ризат... Исэнлек, скулы сезгэ
0
0