16+

Роза Мостафиева туганының кызын үз канаты астына алган

Кайвакыт кешене 100 ел белгән төсле буласың, ә, чынлыкта, аның без белмәгән гаҗәеп яклары ачыклана. Андагы мәрхәмәтлелек, изгелек күпләргә үрнәк булырлык. Автор башкаручы Роза Мостафиева - шундый кешеләрнең берсе. Роза ханымның бер генә улы булса да, “ике балам бар”, ди.

Роза Мостафиева туганының кызын үз канаты астына алган

Кайвакыт кешене 100 ел белгән төсле буласың, ә, чынлыкта, аның без белмәгән гаҗәеп яклары ачыклана. Андагы мәрхәмәтлелек, изгелек күпләргә үрнәк булырлык. Автор башкаручы Роза Мостафиева - шундый кешеләрнең берсе. Роза ханымның бер генә улы булса да, “ике балам бар”, ди.

“Үзем тапкан балам – улым Руслан. Кызым Юлия – туганымның баласы. Аның язмышы турында аерым сөйләрмен әле... Ул 16 яшендә әтисез калды, әнисе урын өстендә иде. Шул вакыттан бирле Юлияне үз канатым астына алдым, кызым урынына күрәм, институтта укыттым. 2002 елда Америка егетенә гашыйк булып, Америкага күченеп китте. Башта каршы килдем, чит илгә җибәрергә теләмәдем. Бары бер елдан соң гына ризалаштым. Аллага шөкер, бик бәхетле яшиләр. Юлия мәктәптә эшли. Ире белән 12 яшьлек ул үстерә. Оныгымның планнары зурдан, Америка президенты булырга хыяллана”, - дип сөйләде безгә ике тапкыр дәү әни булган Роза ханым.

Узган ел Роза ханым коронавирус белән чирләвен сөйләде. Авыруы бик озакка - ярты елга сузылгач, ул табиб булып эшләүче улы Руслан янына Сочига бара. “Узган ел Казанда май аенда ковид госпиталендә ятып чыккан идем инде. Әнә шуннан соң терелеп китә алмадым. Сочига киттем. Инде терелдем дип, Казанга кайтып киткән идем, тагын чирли башладым. Янә Сочига бардым. Шулай итеп, ике арада йөрергә туры килде. Коронавирусны бик авыр кичердем. Антибиотиклар эчә-эчә ашказаныма да зыян килде. Гомумән, коронавирус - бик хәйләкәр чир, ул бөергә, йөрәккә һәм башка органнарга зыян сала”, - ди Роза Мостафиева.

Роза ханымга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек телибез! 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    УМНИЦА. КРАСАВИЦА

    Мөһим

    loading