Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Рөстәм, хатының Айгөл белән ничек кавыштыгыз?
– Айгөл – безнең район кызы. Җәйге ялга кайткач таныштык. Ошаттым да, үземнән беркая да җибәрмәдем. Ул миннән 10 яшькә кечерәк. Кызганыч, Айгөлнең әтисе белән танышу насыйп булмады, ул Айгөлгә 10 яшь чагында вафат булган. Ә әнисе без танышканчы ук яман чирдән китеп барган. Айгөл – бик тәртипле, акыллы, чиста-пөхтә хатын. Казанны күрсәтергә дип алып килдем дә, үз янымда калдырдым. Кол Шәриф мәчетендә никах укыттык. Аллаһка шөкер, бүген без – күп балалы әти һәм әни.
– Син бер үк елда әти дә, дәү әти дә булдың.
– Дүртенче тапкыр әти булганнан соң, өч ай узгач, кызым Гөлназ бәби тапты, дәү әти булдым. Күп балалы әти булырмын дип уйламаган идем. Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткән. Кеше әйберен урламадым, үземнең яраткан тормыш иптәшем тапкан балалар ул. Шуңа күрә дүртне дә, унны да алып кайтырга мөмкин. Әгәр хатыным алып кайтырга теләсә, мин каршы түгел.
– Рөстәм, балаларыңа үзенчәлекле исемнәр кушкансыз...
– Олы кызым Гөлназны беләсез инде. Икенче улым – Мөслим. Исеме кумирым Мөслим Магомаев хөрмәтенә кушылды. Өченче кызым Әминә – чын татар исеме, ул исемне бик яратам. Дүртенче улым – Хәбил, аның исеме спорт остасы Хәбил Бикташев хөрмәтенә кушылды. Балаларымның исемнәрен аңлатмалы сүзлекләрдән карадым. Минемчә, исем бик мәгънәле булырга тиеш.
– Узган ел тормышыңда зур сынау булды – әтиеңне югалттың...
– Әти 19 ноябрь көнне Уфа хастаханәсенең реанимация бүлегендә вафат булды. Дөресен генә әйткәндә, аның китүе көтелмәгән булды, чөнки табиблар, хәле яхшырды, дигән иде. Әмма хәле кинәт начарланган. Аны бер хастаханәдән икенчесенә күчерделәр. Күчергән вакытта бик нык туңган.
– Әтиеңне соңгы тапкыр кайчан күрдең?
– 7 ноябрьдә. Әти мулла иде, Коръән ашларына күп йөрде. Күрше районга җеназага алып бардым. Инде шул вакытта ук чирли башлаган иде. “Рульгә үзем утырам, әткәй”, – дип үзем илттем. Әти җомга көнне мәрхүм булды. Шимбә көнне җирләдек. Аны танырлык та түгел иде, борыныннан гына таныдым. Әти ашка барганда, балаларга “Чупа-чупс”лар алып бара иде. Әле дә сумкасында калган алар. Аның 40ыгы көнне “Золушка”, “Дед Мороз проспал” спектакльләре булды. Шунда килгән балаларга “Чупа-чупс” тараттым.
– Әниең үзе генә яшиме?
– Хәзер әнкәй үзе генә калды. Аның белән көн дә сөйләшеп торабыз. Гадәттә, берәр таныш кешең якынын югалтса, кайгысын уртаклашабыз да онытабыз. Ә үзеңә бу кайгы килгәч, бик авыр икән. Әтине югалтуны бик авыр кичердем. Коръән укыганда да, күземне йомсам, күз алдыма әти килеп баса.
– Төшләреңә керәме?
– Бик еш керә. Гел машинада барганын күрәм. Бервакыт апа да төшендә күргән. Имеш, апа әнкәйгә шалтыраткан, ә телефонны әткәй алган. “Ничек болай булды соң, әти? Без сиңа шалтыратабыз, телефоныңны алмыйсың” – дигәч, “Миңа шалтыратмагыз да, телефонны әллә кайчан ярга ташладылар”, – дип җавап биргән. Чынлыкта, телефонының кая икәнен дә белмибез, югалды. Миңа кергән төшләр дә могҗизалы, китап язарлык. Ә менә әнинең төшенә керми...
– Әтиең кебек дингә якынаю нияте юкмы?
– Шуңа таба барам дип уйлыйм, Аллаһы боерса. Туган авылымда икенче мәчетне ачтык. Кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Казан шәһәр филармониясе коллективы белән бергә Ураза тотабыз. Узган ел Ураза вакытында бер көндә биш җирдә эшләдем. Аллаһы Тәгалә бер тамчы су эчмичә эшләп чыгарга ярдәмен бирде.
– Казан шәһәр филармониясендә эшләвеңә дә 16 ел булган. Шушы еллар дәверендә эстрада нинди якка үзгәрде?
– Хатыннарны, машиналарны алыштырсам да, эшне алыштырмадым, Казанга килгәннән бирле бер урында эшләдем (көлә). Эстрада үзгәрде, җырлар хәзер башка төрле. Һәр заманның үз юнәлеше. Без үзебез дә үзгәрәбез. Тормышка, иҗатка карата карашлар үзгәрде. Казанга яратып, гашыйк булып, канатланып килдем. Гомумән, Казанга күченүемә үкенгәнем булмады. Киресенчә, гастрольләргә җибәргәндә, Казаннан китәсе килми иде.
– Үз вакытында Рөстәм Асаевка сәхнәгә чыгарга ярдәм итүчеләр булдымы?
– Сәхнәгә җитәкләп алып чыгучы булмады. Казанга килгәндә, мине беләләр иде инде. Казанда тәүге тапкыр Айдар Галимов концертында чыгыш ясадым. Бик күп шәхесләр белән бергә иҗат иттек. Зөһрә апа Сәхәбиева концертларында җырладым. Юлда йөргәндә, әйткән сүзләре, киңәшләре һаман колагымда. Сәхнәгә чыкканда, әле дә дулкынланам. Еллар узган саен җаваплылык арта.
– Бүген күңелең ниләр кичерә?
– Аллаһка шөкер, барысы да бар, зарланырлык урын юк. Ләкин әтинең китүе канатымны сындырды. Дөньядагы вазгыять тә күңелне тырнап торды. Өч көнлек дөньяда кешелеклелек сыйфатларын югалтмыйча яшәсәк иде, дөньябыз имин, тыныч булсын иде.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар
6
0
Бик хормэт итэм Ростэмне,балаларын тигезлектэ устерсеннэр.
0
0