Шәһри Казан

Рөстәм Асаевка машина бүләк иткәннәр?

20 сентябрьдә Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев туган көнен билгеләп үтте. Җырчы машина янында төшкән фотосын интернетка урнаштырып, дустына рәхмәт сүзләре җиткергән. Машина номерына “Асаев” дип тә язылган иде. Бу ни хәл? Рөстәмгә машина бүләк иткәннәрме икән әллә?  

“Туган көнемдә Казанның Тинчурин театрында узган композитор Мәсгут Имашевның юбилей кичәсендә чыгыш ясадым. Кайтуыма, йорт ишегалдында дустым, күршем, адашым Рөстәм миңа искиткеч сюрприз ясады. “Асаев” дип язылган машина номеры бүләк итте. Мин техниканы һәм аның белән бәйле бар нәрсәне бик яратам, шуңа күрә бу бүләктән күңелем чәчәк атты.  Мондый бүләк алганым юк иде. Әлбәттә, бу номер – сувенир. Ләкин кем белә, бәлки киләчәктә бу номер белән йөрергә рөхсәт булыр. Номерның хәтта документлары да бар”, - диде Рөстәм Асаев.

Рөстәмне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗатында зур уңышлар телибез!

Реклама

 

 
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: