16+

Рөстәм Гайзуллин чемпионнар үстерә

- Олы улым Рамазан самбо түгәрәгенә йөри иде. Кечкенәсен кая бирергә дип аптырадык. Башта без аны гимнастикага йөртербез дигән идек. Чөнки сыгылмалы ул, шпагатка да җиңел утыра. Инде спорт гимнастикасына бирәбез дип тәгаенләгәч, "Чәк-чәк шоу"га бер кунак килде. Ул Татарстанның тхэквондо ассоциациясе президенты Дамир Хәлилов. Ул сөйләде, мин авызымны ачып...

- Олы улым Рамазан самбо түгәрәгенә йөри иде. Кечкенәсен кая бирергә дип аптырадык. Башта без аны гимнастикага йөртербез дигән идек. Чөнки сыгылмалы ул, шпагатка да җиңел утыра. Инде спорт гимнастикасына бирәбез дип тәгаенләгәч, "Чәк-чәк шоу"га бер кунак килде. Ул Татарстанның тхэквондо ассоциациясе президенты Дамир Хәлилов. Ул сөйләде, мин авызымны ачып тыңлап утырдым. Бу спорт төре мине бик кызыксындырды. Шунда аннан: "Улымны сезгә йөртә башласам, ярыймы?" - дидем. Ул бик теләп ризалашты. Шуннан соң да әле дүрт-биш айлап вакыт узды. Кабат шалтыраттым. Шулай итеп узган еның октябрь аенда Нурсолтан тхэквондо түгәрәгенә йөреп китте. Яхшы гына шөгыльләнә башлады, үзенең дә теләге зурдан иде. Елга ике тапкыр аттестация үтәсе. Декабрьдә беренче сынау - аклы-сарылы билбауга имтихан булды. Нурсолтан бик тырышып әзерләнде, комиссия карары белән аңа аклы-сарылы түгел, сары билбау бирде. Апрельдә Казан буенча үткәрелгән ярышта да урыннар алып сөендерде. Россия чемпионатында да өченче урын алды. Майдагы аттестациядә сары-яшелле билбауга ия булды.

Менә чираттагы җиңү Дөнья чемпионатында. Ике ай буе алны-ялны белми тренировкаларга йөрде. Якшәмбе көнне генә ял итте сабый. Тырышлыклар бушка китмәде, "хьенги" һәм "спарринг" буенча ике көмеш медальгә ия булды. Чемпионат якынлаша барган саен арыды инде, каникулга чыгасы килә башлады. Әле бакчада егылып, күз тирәсен җәрәхәтләде. Спаррингларда сугыша алмас инде дип борчылган идек, Аллага шөкер, анысына да игътибар бирмәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading