Шәһри Казан

Рөстәм Закиров: «Үземне уртакул җырчы дип саныйм»

Әле моннан биш-алты еллар гына элек мондый әңгәмә­ләрне көн саен диярлек кора идек Рөстәм белән. Без яшәгән йортлар арасы биш минутлык кына юл иде. Мин эштән соң, 10 нчы мәктәп ишегалдын кисеп, тукталыштан өйгә кайтам, Рөстәм малаен, соңрак кызын җитәкләп, балалар бакчасыннан йә мәктәптән кайта иде. Көн дә диярлек кисешкән...

Хәзер искә төшереп утырам менә - ни хакында сөйләшкән истә түгел, иң мөһиме ул түгел бит, иң мөһиме - сөйләшү. Әллә нинди «янган» эше булган кәттә кыяфәт ясап, Рөстәм Закиров та выжлап узып китә алыр иде ул. Күп кенә «йолдызлар» шулай итәдер дә. Төрле конкурслар тирәсендә бер чорда йөргәнлектән, Рөстәмне, аның Илдар абый Юзеевча, җәһәт мәзәк сүз оештыру остасы икәнлеген, күпләрнең аның теленә эләкмәскә тырышканын яхшы беләм. Аның белән сөйләшкәндә, минем дә төгәл бер кагыйдәм бар - беркайчан да, бик кирәк булса да, ялганламыйм. Рөстәм кешеләрне үтәли күрәдер кебек тоела миңа. Ялганым тотылып, адәм мәсхәрәсе булудан бик куркам. Бу әңгәмәбез бернәрсә уңаеннан да түгел. Бары тик сөйләшү... Филармониядә очраштык та, элеккечә тыныч кына сөйләшеп утырдык әле.

- Ни эшләр бетереп йөрисең, Рөстәм?
- Әллә ни шаккатарлык эш­ләр эшләгән юк әле. Чакырган җиргә барып кына җырлап кайтабыз. 2015 ел азагында тавышка салкын тидереп чирләп алдым, сәламәтлек белән бәйле башка мәшәкатьләр дә булды. Хәзер инде яңа җырлар яздырып йөрим. Фирзәр абый Мортазин Эльмира Җәлилова сүзләренә язган бер җырын бирде, Пермьдә яшәүче композитор Әдис Маликовның миңа туры килә торган бер җыры килеп чыкты. «Казан» филармониясендә эшлим, «Казан» бию ансамбле концертларында катнашам. Шундый гадәти эшләр белән шөгыльләнеп йөргән чак.

- Синең бу тынычлыгың давыл алдыннандыр. Ник дисәң, киләсе елга юбилей елың - 50 яшь тулачак. Шул зур вакыйганы күтәрерлек сүл җыясың, мөгаен?
- Мин юбилей сымак әйберләрне иртәрәк эшләп аттым бугай. Дуслар белән шаулап зур-зур бәйрәмнәр уздырган булды. «Татарстанның халык артисты» исеме алгач, зурлап бәйрәм уздыр­дым. 50 яшьлек юбилей да сау-­сәламәт кеше өчен зур вакыйга инде ул. Халык арасында популярлык казанган, заманында «Татар җыры» конкурсының Гран-при иясе булган җырчы булсам да, мин үземне, барыбер, әле тулысынча ачылмаган, үсү өчен мөмкинлекләремнең барысын да кулланмаган җырчы дип саныйм. «Яшь чак - юләр чак, суккан саен мәтәләбез» дигән кебек, 90 нчы еллар азагында Шыгырданның салкын клубында җырлап, тавышка салкын тиде, шул «егетлектән» тавышта хроник карлыгу бар. Тавыш беткәләп ала, хәзер бераз яхшыра инде, дәвалар да алып йөрим. Фонограммага җырламыйм мин, салкын тигән чак булса да, үзем җыр­лыйм. Аннан тагын дәваланам.

- Фониаторлар нәрсә ди?
- Җырламаска, сөйләшмәскә, диләр.

- Җырламый торган җырчы булмый инде. 50 яшеңә зур концерт планлаштырмавыңа барыбер ышанып булмый.
- Алдан кычкырып куясым килми. Күп җырчылар юбилей концертларына җырчы дусларын чакырып, «солянка» концерт ясыйлар. Минем юбилей концертына башка бер җырчыны да кертмичә, үземнең генә җырлап имтихан тотасым килә.

- Хатының Люция Мусинаны да кертмичәме?
- Бәлки аны да.

- Татар эстрадасында парлы җырчылар соңгы вакытта кирәгеннән дә артык күбәйде дияргә була. Дуэт җырлау заман сәхнәсенең «кызыл юл»ына әйләнде. Кайбер парлы җырчылар, бер концерт өчен икесе бергә артыграк булсалар да, аерым-аерым чыгыш ясарга ашыкмыйлар. Ә синең Люцияң, ире канаты астында тыныч кына җырлап йөрүгә караганда, үзе тырышып-тырмашып концертлар оештыруны, үз төркемен оештырып, мөстәкыйль эшләүне кулай күрә кебек.
- Андый үҗәтлеге бар.

- Синең рөхсәттән башка түгелдер инде.
- Дөресен әйткәндә, моннан ун еллар элек үзем дә, аның белән бер төркемдә - мин лидер булып, ул тыныч кына, армый-талмый гына дүрт-биш җыр җырлап эшләп йөрербез, дип уйлаган идем. Хатын башкача уйлый булып чыкты.

- Шәхсән мин аның ул үҗәт тырышлыгына кул куям. Әллә синең идеалдагы хатын-кыз - иренең сүзеннән чыкмый «әйе шул» дип кенә торучы хатын-кыз идеме?
- Һәркемнең үз мөмкинлеген дөрес бәяләве яклымын. Әгәр гаиләдә хатын лидер булырлык икән, ул очракта акылы булган ир-ат, әлбәттә, аңа юл куярга тиеш. Мөмкинлекләрне дөрес бәяләсәң, уңышка тизрәк ирешәсең. Шуңа күрә, син хуплаган үҗәтлек - бәхәсле тема ул.

Реклама

- Үзеңне нинди җырчы дип бәялисең?
- Уртакул җырчы дип. «Мин яхшы җырчы» дип күкрәк сугар өчен, концертыңа билетларың кассага чыгуга сатылып бетәргә тиеш дип саныйм.

- Син «яхшы җырчылар» дип санаган исемлектә кемнәр бар?
(Бу сорауга туры җавап бирмәс өчен, Рөстәм бик зур темаларга кереп, озак сөйләде. Ул сүзләр радио һәм телевидениенең татарның затлы җырчыларына аз игътибары, эфирларда «Мин сиңа килгән идем, син миннән киткән идең» ише такмакларның күплеге, җырчыларның интеллект дәрәҗәсе турында иде. Беләбез: әгәр бу сорауга җавапта өч җырчыны мактап телгә алсаң, калган өч йөзе озак кына үпкәләп йөрергә мөмкин. Болай да мәшәкатьле тормышны нигә катлауландырырга ди. - З.Г.)

- Син берничә ел элек, килеш-килбәтеңне тагын да камилләштерү максатыннандыр, бассейннарга, спорт залларына йөреп алдың. Хәзер йөрисеңме?
- Хәзер, күрәсеңме, тагын тазарып киттем. Ялкауландым бераз, көч тә бетеп китте.

- Шәһәр ялкауландыра инде ул. Берәр авылда өй сала башласаң, фитнессыз да ябыгыр идең.
- Туган авылымда өем бар бит. Әни янына гел кайтып торам. Артыгы кирәкми.

- Җырчылыкка юлың тиз һәм уңышлы булды. Студент чактан ук күреп алдылар, әле җырлый гына башлаган мәлдә Гран-при оттың. Мантыйк буенча - балаларыңның синең юлыңны сайлавына каршы булмаска тиешсең.
- Мин 22 яшьтә укырга килдем генә әле, шуңа үземне музыкага соңрак килгән кеше дип саныйм. Әгәр кешенең таланты бар икән - ул иҗат белән шөгыльләнергә тиеш. Кызыбыз Миләүшәнең музыка мәктәбендә матур гына уңышлары бар. Куанам моңа. Кайбер җырчылар мондый сорауга: «Юк, мин баламның иҗатта булуын теләмәс идем», - дип җавап бирәләр. Ә нигә теләмиләр, нинди зыян салган аларга иҗат өлкәсе - аңламыйм. Зыянлы икән - нигә үзләре һаман сәхнәдә?

- Мин моны гап-гади кыланчыклык дип бәялим. Йә булмаса, ул җырчылар сәхнәгә бик зур кимсенүләр аша килгәннәр. Әйт әле, биш дистәне ваклар вакыты җиткән Рөстәмнең дин белән мөнәсәбәтләре ничек?
- Хатын әйткәнчә, «бер генә дога белмәсәм дә», үземне Ходай Тәгаләнең бер баласы дип саныйм. Беркемгә зыян салганым, хөсетләнеп йөргәнем, әшәкелек эшләү хакында уйлап та караганым юк. Кайбер хаталар бар инде, егет чакта шаярулар да булды.

- Синең белән бәйле шаян хәлләр эстрадада шактый популяр иде. Җор теллелегең белән дан казанган Рөстәм бит син.
- Анысы шулай, егет чакта ярый иде, гаилә булгач, җавап­лылык башкача. Минем хакта, шаяртасың, үзең нәрсә кырдың соң, диюләре бар. Кем хакындадыр сүз әйтер өчен, үзеңнең эшең зур булырга тиеш.

- Төркиләрнең атаклы Хуҗа Насретдины шаян, җор булган. Шаяруга синең кебек артык җитди караса, туктале, бу патшаның эше минекеннән зур бит дип философия корса, без бүген милли геройсыз булыр идек. Бу фикергә килер өчен, син кемгә каратадыр ямьсез шаяргансың, мөгаен?
- Кайчак шулай була - сүз сиңа шаян тоела, ә берәү ул шаяруны аңламый...

- Монысы инде синең түгел, теге юмор хисе булмаган кешенең гаебе. Әйт әле, синеңчә, ир-ат җырчы сәхнәдә ничә яшькә кадәр булырга тиеш?
- 1987 елда армиядән бер атнага ялга кайттым. Кире китәсе көнне безнең авылга, беренче тапкыр, концерт белән Илһам абый Шакиров килергә тиеш иде. Шул вакыттагы кайгыруымны белсәң, ул бит инде кул җитмәс кумир иде безгә, ә мин авылга бер килгән Илһам абыйны күрми киттем. Авыл кешеләренең: «Картаеп беткәч, ник җырлап йөри икән бу Илһам», - дигәне истә калган. Ә аңа ул чакта 52 яшь кенә булган әле. Нинди җыр­ламау ди! Халыкны аңламассың - үзе җырчыны көтә, үзе «картаеп беткәч» ди.
Шул чакта авыл клубы сәхнәсендә Илһам абыйны күрми нәүмиз булуым өчен язмыш миңа соңрак аның белән бер сәхнәдә җырларлык мөмкинлек биргәндер. Ә яшькә килгәндә, 52гә җиткәч, безнең хакта тамашачы нәрсә дияр бит. Артист язмышы тамашачыдан тора.

PS. Бу сөйләшүдә «уйнап әйткән» сүзләр дә бар инде. Рөстәмгә киләсе елның маенда 50 яшь тулачагы исә - чын дөрес. Аннан 52гә дә ерак калмый...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: