16+

Руслан Кираметдинов: "Билетлар сатылмагач, базарга чыгып җырладым"

Чаллы егете Руслан Кираметдинов соңгы арада аеруча популярлашып китте. Моңа җырчының шәхси тормышындагы үзгәрешләр дә йогынты ясады кебек. Хәер, Руслан үзе дә иҗат белән ныклап шөгыльләнә, концертлар куя башлады.

Руслан Кираметдинов: "Билетлар сатылмагач, базарга чыгып җырладым"

Чаллы егете Руслан Кираметдинов соңгы арада аеруча популярлашып китте. Моңа җырчының шәхси тормышындагы үзгәрешләр дә йогынты ясады кебек. Хәер, Руслан үзе дә иҗат белән ныклап шөгыльләнә, концертлар куя башлады.

– Руслан, шәһәр баласы була торып, татарча сөйләшүне ничек онытмадың?

– Ничәдер яшькә кадәр рус телен бөтенләй белмәдем. Урамда яки кибеттә яшьтәшләремнең русча сөйләшкәнен ишетсәм, әнидән тәрҗемә итеп бирүен сорый идем. Һәрвакыт татар мохитендә булдым: татар телле балалар бакчасына йөрдем, 29нчы татар гимназиясен тәмамладым. Балачагым Чаллы белән авыл арасында үтте. Ике якны да тигез күреп үстем. Әтием – Менделеевск районы Сарсаз авылыннан.  Әти башта заводта, аннары башка оешмаларда хезмәт куйды. Әнием – Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында туган, 20 еллап “КамАЗ” заводында эшләде. Алар шул заводта танышып кавышканнар да инде. Гомумән, Чаллы заводы күпләрне кавыштырган урын ул. Гаиләдә мин – төпчек, бертуган абыем бар, ул өйләнгән, ике бала әтисе. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Ижауда яши.

– Музыка белән дуслык кайчан башланды?

– 3 яшьлек чагымда телевизордан Салават абыйның җырлаганын күреп, аңа кушылып җырларга тырышканмын. Балалар бакчасына йөргәндә, “Сылукай” җыры белән бер бәйгедә катнаштым. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үткән бу бәйгедә беренче урынны яуладым. Бүләккә зур йомшак уенчык бирделәр, ул әле дә әниләрдә тора. Җырларга яратсам да, музыка мәктәбендә укымадым, ноталарны белмим.

– Ә ничек итеп җырлар язасың? Нота белмичә язып буламы аны?

– Була. Көй язу өчен нота белү мөһим түгел. Беренче җырымны тугызынчы сыйныфта укыганда, тарих дәресендә яздым. “Бәгырең таш булса” дигән җыр ул. Көн дә җыр язмыйм, бик сирәк языла.

– Казан музыка көллияте тормышыңда зур роль уйнаган – анда булачак тормыш иптәшеңне очраткансың...

– Мәктәпне тәмамлагач, Казан музыка көллиятенә укырга кердем. Имтихан тапшырганда, “Керим әле урманнарга” дигән җырны башкардым. Аны классик форматта түгел, ә үз мелизмнарым белән җырласам да, "бишле" куйдылар. Аны тәмамлаганнан соң, консерваториягә чакырганнар иде, ләкин академик вокалга күңелем тартмады. 2010 елда “Татар моңы” конкурсында катнашып беренче урын алдым. Шуннан соң февраль аенда Чаллыда тәүге концертымны үткәрдем. Аны оештыруда мәрхүм Шәфәгать абый Салихов бик ярдәм итте. Билетлар сатылмагач, базарга чыгып, аппаратура куеп, шунда җырладым. Билетларны шулай саттык. Аннары авыллар буйлап гастрольләргә чыгып киттек. Әйе, Ильмира белән бергә укыдык, бер парта артында утырдык. Ике еллап аралашып йөргәннән соң, 2013 елда өйләнештек. Дөресен генә әйткәндә, өйләнергә ашкынып тормаган идем, 23 яшь иде миңа. Башта улыбыз Камил туды. Дуэтлар яздыра башладык, икенче концертыбыз уртак булды. Аннан соң кызыбыз Ясминә дөньяга килде. Гаилә тормышы гына озын гомерле булмады.

Әңгәмәнең дәвамы "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында. Сату нокталарында сорагыз.

Язмага реакция белдерегез

46

0

4

1

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    13

    1

    РУСЛАН СИН СУПЕР ЖЫРЧЫ. ЯЛГАННАРГА, ГАЙБЭТЛЭРГЭ ОШАНМЫЙБЫЗ. БЕЗ СИНЕ КУРЭБЕЗ, МАТУР ЖЫРЧЫ, ЯРАТАБЫЗ 👏👏👏АЛГА

    • аватар Без имени

      8

      4

      Нота белмичэ ничек музыка коллиятенэ укырга кергэнен дэ сойлэмэс микэн?😂

      • аватар Без имени

        15

        2

        Борчылма Руслан))))) Синең тормыш китабың әле языла гына башлады...Киләчәге хәерле булсын. Язмыш төрле - төрле шул...

        • аватар Без имени

          14

          1

          Музыка коллиятенэ керу очен НОТА белу мэжбури тугел,тавыш булу мохим.

          • аватар Без имени

            23

            1

            Русланны яратабыз хормэт итэбез могны мэгнэле жырлары очен ботен жырларын тынлап туеп булмый Руслан мэрхэмэтле итэгэтле сэхнэдэ узен тотышы чын талантлы артист бэхетле сэлэмэт бул хэр чакта бэхет капкасы ачылып торсын .

            Мөһим

            loading