16+

Сафиннарның кодалары мәчет салган

Рүзилә һәм Габделфәт Сафиннарның улы Зөлфәтнең өйләнүе турында хәбәр иткән идек. Рүзилә ханым килене Аделина һәм кодалары турында сөйләде. 

Сафиннарның кодалары мәчет салган

Рүзилә һәм Габделфәт Сафиннарның улы Зөлфәтнең өйләнүе турында хәбәр иткән идек. Рүзилә ханым килене Аделина һәм кодалары турында сөйләде. 

“Әле кайчан гына тәпи атлап киткән улымның шарфыннан тотып, подъезд төбендә басып торам. Әллә каян гына тәгәрәп килгән тупка омтылып, тибеп җибәрде... Габделфәткә шуны сөйләп, телләрем арып беткән иде... Аннан 144 мәктәпнең спортта данын яклап күпме медальләр алды... Әлегә кадәр футболдан аерылмый. Дуслары да спорт өлкәсеннән.

Улымның ир-егетләргә хас иң зур байлыгы: күп сөйләшми, эш белән җавап бирә. Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм идем: әти-әнисе тәрбияле булган, тәрбияле кыз насыйп итсәң иде дип. Аллага шөкер, кодаларыбыз иманлы, мәрхәмәтле кешеләр. Әле яңарак кына салган мәчетләре шушы хакта сөйлидер. Аделина да кимсетелгәннәргә ярдәм итә торган проектлар өстендә эшли. Җиңел юл эзләми, җаны шуны тели. Аның танышырга килгән көне күз алдында. Яшьләр киткәч, өйдә шундый тыныч, йомшак аура калды. Әни күңеле бик сизгер була бит ул. Балаларыма бәхетле, озын гомер, бер-берсен аңлап, яратып, ишетеп яшәүләрен, халыкка кирәкле хезмәт белән шөгыльләнүләрен телим”, - дип язган Рүзилә ханым.

Зөлфәт белән Аделинаны котлыйбыз, ак бәхетләр телибез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading