16+

«Сагынма, җимешем»не җырлаучы PUMA, кайда син?

Моннан ун еллар элек «Сагынма, җимешем» дип җырлап йөргән Пуманы хәтерлисезме икән? 6 яшьлек кыз татар дискотекаларында яшьләрне шәп кыздыра иде. Аның үзенчәлек­ле тавышы, үзенә генә хас хәрәкәтләре, киемнәрен яхшы хәтерлим. Хәзер Пума кайда соң? Без аның әнисе - композитор Лилия Таһирова аша Пума белән элемтәгә чыктык.

«Сагынма, җимешем»не җырлаучы PUMA, кайда син?

Моннан ун еллар элек «Сагынма, җимешем» дип җырлап йөргән Пуманы хәтерлисезме икән? 6 яшьлек кыз татар дискотекаларында яшьләрне шәп кыздыра иде. Аның үзенчәлек­ле тавышы, үзенә генә хас хәрәкәтләре, киемнәрен яхшы хәтерлим. Хәзер Пума кайда соң? Без аның әнисе - композитор Лилия Таһирова аша Пума белән элемтәгә чыктык.

Пуманың чын исеме - Римма Әхмәдуллина. Инглиз теленә тәрҗемә иткәндә, ялгышлык китепме, исем, әнә шулай PUMAга әйләнгән дә куйган. Бүген Римма ун ел элек җырлап йөргән кызчык түгел инде. Ул - тормышка үз карашы булган, креатив фикерләүче, актив яшүсмер. Аңа 16 яшь. Римма тимераякта шуа, басма буявы исен тоеп, кәгазь битләрне ачып китап укырга ярата, чит ил авторларына өстенлек бирә, инглиз телен тирәнтен өйрәнә.

Римма кечкенә чагыннан ук бик актив кыз була, төрле бәйгеләрдә катнаша, балалар бакчасы ачу тантанасымы, берәр бәйрәмме - бар җирдә дә аны йөртәләр. Әнисе карынында чакта ук көн саен музыка тыңлаган бала башкача була да алмый торгандыр инде. Шул чакларда 6 яшьлек кызны җырчы Нияз Вәлиев күреп ала да зур сәхнәгә алып чыга. Лилия ханым талантлы композитор булса да, кызының популярлашуы аның аркасында булмый. Эстрада артистлары белән Пума гастрольләргә йөри, дуэтлар яздыра, төнге дискотекаларда да чыгыш ясый, «Татар җыры»нда да катнаша. «Ләкин бер-ике ел узып, Римма укый башлагач, төнге клуб тормышы балага начар тәэсир итә дип, без мәктәпне, укуны сайладык», - ди Лилия ханым.

- Ул чакта миңа сәхнә тормышы ошый иде, ләкин бүген, элекке язмаларны күреп, үземнән көлеп куям, ул вакытларны искә төшерергә яратмыйм, минем балачакта гади, оялчан кыз булып каласым килә, - ди Римма.
«ВКонтакте» социаль челтәрендә дә Пума дип теркәлгән меңнән артык дусты җыелган битен ул Риммага алыштырган.

- Римма, ник җырламыйсың?
- Сәхнәгә чыгар өчен әзерлек, вакыт кирәк, әлегә минем өчен беренче чиратта уку, мәктәпне уңышлы тәмамлау. Җырлыйм мин, өйдә, үзем өчен.
- Ә мәктәптә концертларда катнашмыйсыңмы?
- Сирәк. Мәктәп аппаратурасының сыйфаты канәгатьләндерми, хәер, традиция буенча, һәр Яңа ел бәйрәмендә җырлыйм. Мәктәптә «Сәламәтлек театры» эшли. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында мюзикл иҗат иткән идем.
- Берәр уен коралында уйныйсыңмы?
- Кечерәк чакта саксофонда уйнарга өйрәнгән идем, ни хикмәт, кызыксыну, уен коралына тартылу юк миндә, җырларга, биергә яратам, хәтта көй дә язганым бар, ләкин уйнамыйм. Мин үземне төрле өлкәдә сынап карарга телим, тик менә ошамый икән, ул эшкә алынмыйм, ник үз-үзеңне газапларга?
- Син моннан ун ел элек, Гүзәл Әхмәтова белән, ­тизрәк үсәсем килә дип җырлый идең, хәзер башкачарак җырлар идеңме икән?
- Әйе, балачакта үсәсем килде, гел өлкән сыйныфтагыларга карап кызыга идем, ә хәзер, киресенчә, үсәсем килми. Балачагымны исемә төшерәм. Рәхәт вакытлар булган ул. Кечкенә чагымда курчак уйнаганымны хәтерләмим, танышларымның да күбесе үземнән олы кешеләр иде. Әнинең дуслары, композитор, әдип­ләр.
- Дәү әниең белән дәү әтиең Әлмәт районында яши. Авылга еш кайтасыңмы?
- Җәй көне кайтып киләм. Дәү әнигә өй эшләрендә булышам, аның ике катлы йортында эш җитәрлек. Тавыклар да бар. Тик мин алар аягымны чукырлар дип куркам (көлә). Шулай да авылда озак торсам, күңелсезләнә башлыйм, аралашу, интернет җитми.
- Чит илгә яшәргә китәр идеңме?
- Киләчәк һөнәрем чит телләр белән бәйле булыр дип уйлыйм, шулай да чит илгә вакытлыча гына барыр идем, ничек кенә булмасын, туган җир, туган туфрак үзенә тартадыр ул.
- Пуманы кабат сәхнәдә күрә алырбызмы икән?
- Кем белә, бәлки, киләчәктә. Ә бәлки телевизор экраннарында, җырчы буларак түгел, журналист сыйфатында.

Хәзер дә сәхнәдә

Кечкенәдән җырлап, бүген дә иҗат юлларын дәвам иткәннәр дә аз түгел. Бала чактан телевизор экраннары аша таныш Марат Фәйрушин, Венера Шәмиева, Муса белән Гайсә Маликовлар, Нурбәк белән Байбулат һәм башкалар... Алар бүген дә сәхнәдә. Кайберләре белән «ШК» журналисты да аралашты.

Венера Шәмиева ире Рөстәм белән бүген өч бала тәрбия­ләп үстерәләр.



Олы кызлары Зөләйха җырларга ярата. «Голос. Дети» тапшыруына барырга теләгәч тә, Венера аны алып бармаган. «Кайбер очракта баланы тыеп калырга, ә бәлки шоу-бизнес дөньясыннан саклап калырга да кирәктер, алтын урталыкны таба белү мөһим», - ди ул.
- Дәү әни янына кайткач (Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылы), гел концерт куя идек инде. Төенчекләремне төйнәп авылга кайтам да, кулга тарак тотып җырлыйм. Минем чыгышны карарга күршеләр дә җыела. Әй мактыйлар, үсендерәләр мине. Халык яратуын шунда ук тойганмындыр. 10 яшемдә Балык Бистәсендә мәктәп ачылышында чыгыш ясадым, анда Татарстанның мәдәният министры да килгән иде. Минем җыр­лавымны ишеткәч, бу кыз турында фильм төшерергә кирәк, диде. Шулай минем турыда берничә фильм чыкты. 14 яшемдә җырчы Габделфәт Сафин белән эшли башладык. Әниләр бик озак уйлаганнан соң гына рөхсәт иттеләр. «Хыянәт», башка популяр җырлар барлыкка килде. Бу миңа җыр­чы һөнәрен сайларга этәргеч бирде. Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кердем. Хәзер исә 11 ел шунда эшлим, доцент дәрәҗәсенә ирештем. Өч бала белән көн дә концерт куеп йөреп булмый, шуңа да гаиләм белән күбрәк булырга тырышам. Чакырган җиргә барам, җырлыйм. Җырлау теләге ул бит шундый хис, аны тыеп булмый.

Гайсә Маликовка - 23 яшь.

Ул бүген эстраданың танылган артистлары белән концертлар куеп йөри. 15ләп уен коралында уйный, җырлый. Ә кечкенә чагында ул: «Җырламыйм да, уйнамыйм да, биемим дә, мин шофер булам», - дия торган булган. «Улым, миңа шофер гына түгел, музыкант, җырчы, машина йөртә белүче кирәк, дип, балаларымны сәнгать дөньясына тарттым», - ди Гайсәнең әнисе -Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Маликова.
- Сәхнәгә дүрт яшемдә чыктым. Иҗат юлыннан китү теләге юк иде, әти-әни көчләп өйрәтте дисәң дә була. Ләкин үкенмим. Абыем Муса Маликовның ике яшеннән җырлый башлавы да этәргеч биргәндер. Хәзер дә ул минем өчен үрнәк. Миңа өч яшь вакытта Казанда Мусаның җыр театры ачылды. Анда талантлы балаларга музыкаль белем бирәләр иде. Үзем дә сизмәстән, шунда шөгыльләнә башладым. Аннары Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга кердем. Кечкенәдән «Солдатта булган, диләр» дигән җырны башкара идем бит, шуңа да хәрби хезмәткә баруны да үземнең бурычым дип санадым. Хәзер музыка минем өчен яшәү рәвешем.

Сүзен-сүзгә

Республика балалар клиника хастаханәсенең психология бүлеге мөдире Лилия Горохова:

- Балаларның кечкенәдән сәхнәгә күтәрелүләре, аеруча актив булулары, бер яктан, начар түгел. Икенче караганда, бу баланың ныгып җитмәгән психологиясенә тәэсир итәргә мөмкин. Әйтик, баланың үз-үзен бәяләү дәрәҗәсе дөрес булмавы бар. Ул үзен йә башкалардан өстен тота, йә, киресенчә, бәяләп бетерми. Гел беренче булырга өйрәнгән бала оттыру, җиңелү кебек очракларны авыр кичерергә мөмкин. Бу исә аның алдагы тормышына йогынты ясый. Балада, «минемчә булса гына дөрес», дигән фикер формалашуы бар. Шулай ук аның коллективтан, яшьтәшләреннән аерылуы да хупланмый. Сабый кечкенәдән төркемдә эшләү, тәрбиячене тыңлау, юл бирә белү кебек рухи-әхлакый кагыйдәләрне истә тотып үсәргә тиеш. Гадәттә, бу мәктәптә, балалар бакчасында сабыйларга уен формасында өйрәтелә. Аннары «йолдыз» булу беренче чиратта балага кирәкме, әллә аның әти-әнисенәме? Әлеге сорауга җавап бирү мөһим. Тәҗрибә күрсәткәнчә, балада теләк булмаса, әти-әнинең хыялы дип кенә баладан артист ясап булмый. Еш кына мондый балалар киләчәктә ул юлны сайламый, үзләре мөстәкыйль булгач, күңеленә ошаган һөнәрне үзләштерә.
Чит илләрдә 4-5 яшьлек балалар арасында уза торган матурлык бәйгеләрендә сабыйларга ботекслар кадыйлар, бизәндерәләр. Безнең ил өчен бу - әхлакый нормаларга сыймый, менталитетыбызга туры килми торган гамәл. Ни дисәң дә, чама хисен белергә кирәк. Баланың балачагы булырга тиеш.

Рәсем асты: Пума 10 ел элек һәм хәзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading