16+

Салават «Татар җыры» турында: «Бу минем өчен инде кызык түгел»

Узган шимбәдә, ягъни, 17 декабрь көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган унҗиденче "Татар җыры" халыкара фестивалендә быел Салават Фәтхетдинов катнашмады. Моның сәбәбен җырчы фестивальнең үзе өчен инде кызыгы бетүе белән аңлаткан "Татар-информ"га.

Җырчы бу фестиваль оештырылганнан бирле - 2000 елдан катнашты. Аңа ел саен "Алтын барс" сыны (2010 елда - ике сын) тапшырылды. Салават Фәтхетдинов, гадәттә, концертны йомгаклап җыр башкара иде.

Быел тамаша Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей дуэты белән тәмамланды. Ел саен диярлек "Татар җыры"на нокта куя торган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның "Татар җыры"нда чыгыш ясамавын оештыручылар җырчының Мәскәүдәге концертлары белән бәйләп аңлатты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading