16+

Рәфис Кәлимуллин: «Синең таянычың, ярдәмчең, дустың булырга әзер, дип әйттем»

Рәфис Кәлимуллин концертында МХОда әтисе һәлак булган кызга күңелне эретерлек тәкъдим ясый.

Рәфис Кәлимуллин: «Синең таянычың, ярдәмчең, дустың булырга әзер, дип әйттем»

Рәфис Кәлимуллин концертында МХОда әтисе һәлак булган кызга күңелне эретерлек тәкъдим ясый.

9 яшьлек Лилианага җырчы үзенең телефон номерын бирә. Балага ярдәм кулын сузарга әзерлеген әйтеп үтә.

– Минем кызым бик бәхетле. Ул әтисе белән үсә. Аңа бары 9 яшь кенә. Әтисен югалткан балага да нибары 9 яшь һәм ул әтисез калган. "Кәефең булмаганда, әтиеңне сагынганда миңа шалтырат. Үземнең гаиләм бар, әмма ишекләрем һәрвакыт ачык. Тормышыңда авырлыклар булса, теләсә кайсы вакытта миңа шалтырат. Без һичшиксез сөйләшәчәкбез. Әтиеңне алыштыра алмаячакмын. Әмма синең таянычың, ярдәмчең, дустың булырга әзер", - дип әйткән Рәфис концерт барышында.

Җырчы видеоны социаль челтәрдәге сәхифәсендә урнаштырган: “Бу кечкенә сабыйның исеме – Лилиана. Аңа нибары 9 яшь. Сабый тормышның ачысын бик яшьли татыды. Аның әтисе МХОда һәлак булган, хәзер кызны әнисе тәрбияли. Безнең заманда балаларның әтисез калуы бик кызганыч. Озын, бәхетле гомер насыйп булсын Лилианага. Әтиең ил хакына, батырларча һәлак булды. Балаларыбызның кадерен белик, тормыш әзерләгән сынауларны алдан белеп булмый”, - дип язган җырчы.
Рәфис Кәлимуллин белән хәбәргә чыгып, бу хәл турында фикерен белештек.

– Рәфис, әлеге бәләкәчне беренче тапкыр күрәсезме?
– Беренче тапкыр күрүем. Баланы бик кызгандым. Кызыма да 9 яшь бит. Лилиананың әнисе иренең МХОда һәлак булуын сөйләгәч, Лилиананы кочаклыйсым, аңа ничек тә ярдәм итәсем килде. 

– Аңа “Проблемаларың булса мөрәҗәгать ит”, - дип тә әйткәнсез.
– Шалтыратсын, кулымнан килгән кадәрле ярдәм итәчәкмен. Тормышта да кешеләргә ярдәм кулын сузып яшәргә тырышам. Барысы турында сөйләмим генә. МХОга да, балалар йортына да акчалата ярдәм күрсәтәм. Андый гамәлләр белән мактанмыйлар. 

– Нишләптер, булышканны күрсәтсәң “барысы да пиар өчен”, - дип язучылар табыла...
– Кызганыч, кайвакыт кешеләр ихлас чын күңелдән башкарылган гамәлләрне дә пиар дип кабул итә. Бервакыт намаз укыганымны социаль челтәрләргә куйган идем. “Мактанасың, кыланасың”, – диделәр. Без бит яшьләр үрнәк алсын, балаларыбыз да яхшылык эшләсен дип куябыз. Ә хейтерлар гаеп эзләргә тотына. Мин дә бит кемнәндер үрнәк алам. Намаз уку башлавыма да танылган шәхеснең йогынтысы булды. Аның намаз укуын күреп, намаз тәртибе белән кызыксына башладым. Соңрак, бу юлның дөрес булуына инандым. Яхшы гамәлләр кылып яшик, башкалар да үрнәк алып, яхшылыкка тартылыр. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading