16+

Сәнифә Рангулова: "Аерылганда үкенү хисе булмады"

Сәнифә Рангулованы югалткан идегезме – каршы алыгыз! Ул сәхнәдә гел позитив җырлар гына башкара. Тормышта да шундый ук кеше. “Зарланып утырырга, гайбәт сөйләргә һәм сөйләгәннәрне тыңларга да яратмыйм”, –ди ул үзе хакында.

Сәнифә Рангулова: "Аерылганда үкенү хисе булмады"

Сәнифә Рангулованы югалткан идегезме – каршы алыгыз! Ул сәхнәдә гел позитив җырлар гына башкара. Тормышта да шундый ук кеше. “Зарланып утырырга, гайбәт сөйләргә һәм сөйләгәннәрне тыңларга да яратмыйм”, –ди ул үзе хакында.

– Сәнифә, көнегез ничек башлана сезнең?
– Мин иртән сәгать 6лар тирәсендә уянам һәм сәгать ярым тирәсе йога белән шөгыльләнәм. Йога белән кызыксынуым 2005 елның декабрендә башланган иде. Инде 16 ел булган икән.

– Ул бит физик культура, зарядка ясау гына түгел, йога – тулы бер фәлсәфә. Моңа ничек килдегез?
– Чыннан да, йога белән  шөгыльләнә башлагач, кешенең үзгәрүе сизелә. Йомшарасың. Үземне әллә нинди йомшак холыклы кеше дия алмыйм. Әмма дөньяга караш, кешеләрне, вакыйгаларны, тормышны кабул итү барыбер үзгәрә. Электән спорт залларына, бассейнга йөри идем. Тик анда йөрер өчен юлга күп вакыт китә. Шуңа өйдә шөгыльләнә башладым. Ул вакытта йога модада да түгел иде. Интернет та юк. Укып, телевизорлардан карап та өйрәнмәдем. Үзеннән-үзе башланды. Әгәр моны гадәткә кертсәң, организм күнегүләрне  үзе истә калдыра. Элек сулыш күнегүләре ясамый идем. Хәзер анысын да ясарга өйрәндем. Ә менә медитация әле минем килеп чыкмый. Хәер, тынычлыкта, уйлардан аерылып утыргач, медитациядер инде ул? Йога тормышка карашны да үзгәртә. Һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк. Буддистларның бит “хәзер яшәргә кирәк”, дигән сүзе бар. Элек мин аны аңламый идем. Хәзер аңлый башладым. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә белергә. Көн тудымы, рәхмәт әйтергә. Йоклар алдыннан узган көнең өчен рәхмәтле булырга кирәк. Иртән йокыдан тору үзе үк яшәргә көч бирә. Кеше гомере чынлыкта да бик кыска. Минем апам да, әти дә үлде. Әнием дә яшьли вафат булды. Шуңа да һәр минутка, сәгатькә рәхмәт әйтеп яшим.

– Үлем турында еш уйланасызмы?
– Юк, бөтенләй дә уйлаганым юк. Мин тормышта, гомумән, оптимист кеше. Начарлыкларны да тиз онытам. Ниндидер гайбәтләр миннән читтә. Үзем турында бигрәк тә. Алар булмады да. Кеше турында да ишетсәм, шунда ук онытам.

– Депрессиягә бирелгән, моңсу вакытларда нәрсә эшлисез?
– Соңгы елларда минем бераз төшенкелек булды дип әйтимме... Артист, нинди өлкәдә булса да, югалмый. Ул эшли. Аны башкалар гына күрмәскә мөмкин. Җырлар яздырасың, әмма ул кешегә кирәкми кебек.
Бер-ике ел элек инде жырлар яздыру белән шөгыльләнмәм дип уйлаган идем. Чөнки бер җыр яздыру өчен дә синең эчке ресурсларың, теләгең булырга тиеш. Аннан быел социаль челтәрләргә кереп киттем дә, җыр да яздырып куйдым.
Депрессия вакытында спорт белән шөгыльләнергә, тегене укырга, монысын эшләргә диләр. Әгәр дә кеше боларның барысын да эшли алса, депрессиядә булмас иде. Депрессиядәге кеше андый әйберләр эшли алмый. Моның өчен вакыт кирәк. Үзем театрларга күп йөрдем. Камал театры минем өчен көч бирә торган урын кебек булды.

– Андый вакытта киңәш бирә торган якын кешегез бармы?
– Сеңелем, апаларым бар. Гөлшат исемле дус кызым бар. Аның белән без инде 90нчы еллардан бирле аралашабыз. Ул миңа тормышта да, эш буенча да киңәшләрен бирә.

– Ул сезнең бөтен серләрне дә белә инде алайса?
– Әллә ни серләрем юк. Яши-яши ул серләрне үзеңдә генә саклау хәерлерәктер.

– Иҗаттан кала, тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?
– Сәүдә өлкәсендә эшлим. Пермьдә безнең бөтен туганнар да диярлек сәүдә белән шөгыльләнә. Бу эш үземә дә бик ошый. Әмма иҗат итүне дә ташлаганым юк. Соңгы ике елда гына җырлар яздырмаган идем. Әмма иҗаттан туктап торганым юк. Шул өлкәдә укый башлаганнан бирле. Хәзер техник мөмкинлекләр дә җитәрлек. Эшләргә теләк кенә кирәк.
Музыка училищесында укыганда чорда, без баян белән генә эшли идек. Шимбә-якшәмбе көнне концертларга ”халтура”га китә идек. Баянчы, 1-2 җырчы, биюче поездга утырабыз да, китәбез. Шулай йөрдек. Ул вакытта аппаратуралар әле бик юк иде.

– Ул вакытларны сагынасызмы?
– Юк. Кеше бит хәзер яши. Элек рәхәт иде, диләр. Белмим, яшәргә хәзер рәхәтрәк.

– Татар эстрадасы формалаша гына башлаган чорда авторлар белән ничек эшли идегез? Хәзерге кебек: “Бу – минем җыр!” – дип тавыш чыкканы булдымы?
– Андый нәрсәне хәтерләмим. Ул чорда кеше бик гади, самими иде, карьера ясыйм дигән сүз дә юк иде кебек. Беркем дә акча да сораганы булмады. Бу җырны яздырам да, мин популяр булам дип тә йөрмәдек. Элек артистлар радиода очраша иде. Анда шагыйрьләр дә килә. Үзара очрашып, җырларны да шунда бирәләр иде. Бу минем җыр, аны беркемгә дә бирмә диюче булмады.
Иң беренче җырларымның берсе – “Акбүз атлы егеткә”не Гөлшат апа Зәйнәшева язды. Шул җырны яздыргач, егетләр турында бер җыр яздырырга кирәк дип уйладым һәм Гөлшат апага шалтыраттым. Миңа шундый җырны язып бирмәссезме дим. Гөлшат апаның бер гадәте бар иде. Өенә баргач сиңа җырны биреп җибәрә. Ул вакытта стационар телефоннар бит. Берәр юлын үзгәртсә,  шалтыратып әйтә дә, шигырьне хат белән җибәрә иде. Аннан телефоннан шалтыратып, кара әле, мин тагын үзгәрттем бит әле, ди дә, тагын җибәрә. Гөлшат апаның андый хатлары миндә бик күп саклана.

– Казанга килгәндә сез бик яшь булгансыз бит. Зур шәһәргә чыгып китү куркытмадымы?
– Кечкенәдән артист буласым килде. “Яшь ленинчы” басмасына хәтта артистлыкка кайда укыталар дип хат та язган идем. Ул вакытта бернәрсә дә юк. Артист булам дисәң, кеше көлә торган вакыт. Әти-әни алай каршы булмады. Беренче курстан соң, без каникул вакытында Пенза өлкәсенә концертлар белән китәргә тиеш идек. Авылга кайтып бер ай торгач, китәсе идем. Әти мине шунда җибәрәсе килмәде. Чемоданны әзерләп күршегә кертеп куйдым да, икенче көнне кереп алып, автобус белән качып киттем.
Соңыннан әти барыбер минем белән горурланды. Мактану булмасын, мин – Бардадан чыккан беренче артист. Ул хәзер генә кеше бөтен нәрсәне белә, бар да якын. Ул вакытта Барда әллә кайдагы ерак бер җир кебек иде.
Мәктәптә укыганда җырларга бөтенләй оялдым. Әмма рус җырларын яратып җырлый идем. Без үскәндә татар телевидениесе юк, радиодан да Казан концертларын тыңлау гадәте юк иде. Халык та икенчерәк булгандыр инде.

– Шулай да телне яхшы өйрәткәннәр...
– Бездә рус теле белән рус әдәбияты гына татарча укытылмады. Хәзер бер сәгать кенә укытыла, ди. Без бөтен әдәбиятны укыган кешеләр.

– Популярлыкны ничек тоя башладыгыз?
– Ул вакытта мине ничектер бөтен кеше белә иде. Чынлап популяр кеше булдым мин. Әллә образ шулай итте, әллә җырлар. Анысын аңламыйм.

– Егетләр артыгыздан күп йөрдеме?
– Күп дип әйтмәс идем. Татарстаннан читтә концертлар куйганда, егетләрдән качып киткәнне хәтерлим. Казанда андый хәлләр булмады.
Ир-атлар белән минем күбрәк мөнәсәбәтләрем дустанә. Композиторлар, шагыйрьләр белән дә дус булсаң гына эшләп була. Дусларга теләсә нинди мәсьәлә буенча да яза аласың. Иҗат буенча да, тормыштагы хәлләр буенча да. Ир белән хатын-кыз арасында дуслык булмый диләр. Үземнән чыгып әйтә алам –  бар!

– Ә башны югалтып гашыйк булганыгыз бармы?
– Булды инде. Әмма иҗат кешеләренә түгел. Алар башка өлкәдән.

– Нинди ир-ат сезне гашыйк иттерә ала?
– Мөнәсәбәтләр башында аның сәбәбен аңлатып булмыйдыр. Мин гадел кешеләрне яратам. Юлымда шундый ир-атлар очрады дип әйтә алам.

– Сез тормышта булган дип беләм. Юлыгыз ник аерылды?
- Кеше яши-яши үзгәрә, фикерләре үзгәрә, карашлары. Шәхси тормышымда мине алдаганнары, хыянәт иткәннәре булмады. Аерылып киткәндә авыр була инде. Бергә яшәгәндә син бербөтен кебек. Ә аерылганда, яра кала. Тик бер очракта да үкенү хисе булмады. Әйтәм бит, бу көн белән яшәү кирәк.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading