Шәһри Казан

Татарча «Орел и решка»: Данир Сабировның Төркиядә калдырган бүләге кемгә эләккән? (ВИДЕО)

Данир Сабировның Инстаграмына язылучыларга мәгълүм: ул Төркияне бик ярата. Әлеге ил белән бәйле бар нәрсәне дә: ризыкларын да, сериалларын да...

Хәтта үзенең кыяфәте дә хәзер төрекнекенә охшый башлады, дип язалар. Этенең дә исеме - Кемаль (төрек сериалындагы төп геройның исеме). Яраткан ял итү урыннары да билгеле - ул Төркия. Узган атнада гына җырчы аннан кайтты. Үзе кайтты, тик менә күчтәнәчкә дип алынган әйберләрен чәчен китсергән чәчтарашта онытып калдырган.

– Кемнәр әлеге вакытта Төркиядә?

Сезнең өчен күчтәнәчем бар!

Хәтерләсәгез, сторизда күрсәттем, Эрсендә чәч алдырып йөргән идем. Һәм аңарда күчтәнәчкә дип алган бер пакет тәмлюшкаларны онытып калдырганмын!

Реклама

Кайсыгыз үзенә барып ала? Эрсенның барбершопы Белекта "Фламинго" кафесы каршында урнашкан. Алгач, директка язырсыз. Әлеге видеоны да үзенә күрсәтергә онытмагыз!" - дип язган иде артист үзенең Инстаграмында.

Бер сәгать тә вакыт үтмәгән, күчтәнәчне барып алганнар! Лениногорск районында яшәүче ханым Нуретдинова Рәмзия иң җитезе булып чыккан! Чөнки аннан соң бик күпләр барганнар, тик Эрсен аларны кире борган.

Менә шундый маҗара: Татарстанга кайтасы күчтәнәч кайтып җиткән. Тәмлүшкәләрен Эрсен үзе ашап бетерсә дә, файдалы чәе урынында! Данирның тамашачысы да шат, юморист үзе дә!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 7 ноябрь 2019 - 09:41
    Без имени
    Ике автобуска утырып, онытылган товареы барып алырга ашыккан ханымнарга мактаудан башка сүз юк. Тик төрекләр безнең төрки халкына керә, телләребез якын. Сезнең урысча аларга кирәкми. Телегезне җимереп тырышмасагыз да була иде.
  • 30 октябрь 2019 - 21:27
    Без имени
    бабулялар иренмилэр молодцы,торек халкы гомер честный булмадылар уже ашапта куйганнар,яраталар инде алар бушны.