16+

Шоумен Данир Сабиров мошенниклар тозагына эләккән

“Госуслуги”да электрон имза дигән нәрсәң булса, бөтен мөлкәтеңне “ә” дигәнче мошенниклар үзенеке итә ала”, – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Шоумен Данир Сабиров мошенниклар тозагына эләккән

“Госуслуги”да электрон имза дигән нәрсәң булса, бөтен мөлкәтеңне “ә” дигәнче мошенниклар үзенеке итә ала”, – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

– Безнең гаиләдә әни дә, тормыш иптәшем дә мошенниклар тозагына эләкте. Урыслар әйтмешли, беркайчан да минем белән булмаячак дип әйтмә.  Әнине  ачуланган идем. Янәсе, әни ниндидер бәйгедә җиңгән. Призны алыр өчен банкоматка барып акча салырга кирәк булган. Әни инде бүләкне алам дип акча да салган. Бәйге оештыручы кешеләр юкка чыккан. Приз җиңгән очракта акча сорамыйлар бит. Берсендә Миләүшәгә банк хезмәткәрләре булып шалтыратканнар. Алар гипнозлыйлармы соң, аңламыйм. Ярый әле вакытында туктарга җитешкән, счет номерларын әйтмәгән. Иң сантые мин булып чыктым бит әле. Кукмарага концертка барганда таныш түгел номерны алдым. Ул арада операторга зарлана идем. Гел телефон операторы хезмәткәре кебек сөйләшәләр: “Бар да ошыймы?”, – диләр. Юлда барганда элемтә өзелә дип әйткән идем. Аңа вышкаларның урнашуы, юлда барган тизлек тә тәэсир итә дип җавап кайтарды. Бөтен исем фамилиямне, адресларны әйтеп: “Бу номерны күптән кулланасыз. Аны калдырасыгыз килсә, договор эшләргә кирәк” – диләр.  Әлбәттә, номерны саклап калдырасы килә, бөтен кеше шуны белә бит.  “Госуслугига пин-код киләчәк, аны әйтерсез”, – диделәр. Гомердә андый әйберне әйтә торган кеше түгелмен, нишләптер бөтен кодларны рәттән әйтеп бирдем. “Пин-кодны беркемгә дә әйтмәгез”, – дигән кисәтүгә дә игътибар итмәдем. Шуннан соң гына аңыма килдем. Тиз арада программист дустыма шалтыраттым. Бу Волгоград якларыннан мошенниклар булып чыкты. Күрше Ирек абыйның йорты янгач, МФЦда документлар белән йөргән арада бер кыз белән танышкан идек. Аңа шалтыратып, хәлне аңлаттым. Мошенниклар инде “Госуслуги”га кергән булганнар. Без тизрәк парольләрне алыштырырга җитештек. Бик зур рәхмәт әйтәм! “Госуслуги”да эшләүче кыз: “Данир исеңдә калдыр, “Госуслуги” аша андый хәбәрләр килми. Пин-кодны әйтергә ярамый”, - диде. Шул минутта ук янәдән мошенниклар шалтырата: “Сезнең “Госуслуги аккаунтына мошенниклар кергән. Аккаунтны кире кайтарыр өчен код әйтергә кирәк”, – диләр. Хәзер инде үзем шаяртып кына: “22ид555инах”, – дидем. Аңлап алдылар да, үзең бар шунда диделәр. Җәмәгать, чит номерларны алмаска тырышыгыз. Алган очракта да, бик сак эш итегез. Кемнәр генә юк бу дөньяда”, – дип сөйләде Данир Сабиров.

Фото: https://vk.com/danirsabirov_official


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading