16+

Тракторчы блогер Василий Иванов: "Бу эшне башлагач, туктатырга ярамый"

Татар блогерларының күбесе татар телен популярлаштыруда зур өлеш кертә. Шушы мөһим һәм җаваплы хезмәтне барлау, бәяләү максатыннан "Блогер. Татар” дип исемләнгән һөнәри блогерлар бәйгесе оештырылды.

Тракторчы блогер Василий Иванов: "Бу эшне башлагач, туктатырга ярамый"

Татар блогерларының күбесе татар телен популярлаштыруда зур өлеш кертә. Шушы мөһим һәм җаваплы хезмәтне барлау, бәяләү максатыннан "Блогер. Татар” дип исемләнгән һөнәри блогерлар бәйгесе оештырылды.

Әлеге бәйге ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Матбугат.ру” порталы белән берлектә үткәрелә. Бәйгенең максаты - татар телендә аралашуны киңәйтү, халыкны гаджетлар белән файдаланырга, социаль челтәрдә теркәлергә өйрәтү. 

“Башта бәйгене блогерлар арасында гына оештыру идеясе бар иде. Әмма анда әлеге дә баягы Татар Малай, Фагыйлә һәм башка танылган блогерлар җиңәр иде. Ул бәйгенең кызыгы да, файдасы да булмас иде. Шуңа күрә һөнәр ияләре блогерлары бәйгесен оештырырга булдык. Һәрбер кеше үзенең эшендә менә дигән медиаконтент ясый ала. Икенче яктан, блогерлык белән шөгыльләнеп, кеше үз һөнәренә тагын да яратып карый башларга мөмкин”, - ди бәйгенең оештыручысы Данил Сәфәров.

Бүгенге көндә бәйгегә 70тән артык гариза кабул ителгән. Данил Сәфәров сүзләренчә, алар арасында Инстаграм, ВКонтакте, Тик-Ток, Одноклассники, Фейсбук, Ютуб блогерлары бар. Әлегә Телеграм блогерлары катнашырга теләк белдермәгән. География буенча, Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Сургут һәм хәтта Австралиядән гаризалар килгән.

“Бәйгедә катнашырга теләге булган кешегә блогер булырга соң түгел әле. Шушы бәйге аркасында блогер булып китүчеләр табылса, без бик шат булыр идек”, - ди Данил Сәфәров.

Василий Иванов блогер булырга теләүчеләргә киңәшләрен җиткерде: “Кайвакыт видео куймый торсам, “авырыйсыңмы әллә, кая югалдың?” дип борчыла башлыйлар. Шуңа күрә бу эшне башлагач, туктатырга ярамый. Аннан соң акча эшләүче блогерларга реклама белән артык мавыкмаска киңәш итәм. Әгәр реклама артык күп булса, язылучылар саны һәм активлыгы кимергә мөмкин. Чаманы белергә кирәк”, - ди Василий.

Жюрида биш кеше – аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова, беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов, блогер һәм журналист Гөлназ Сәфәрова, видеоблогер Фагыйлә Шакирова һәм тракторчы блогер Василий Иванов.

Рафилә аш-су блогын дүрт елдан артык алып бара. “Белемем буенча мин – журналист. Аш-су блогын башлау идеясе декрет ялында утырганда барлыкка килде. Татар телендә рецептлар белән уртаклаша башладым. Рецептлар аша татар теленә кызыксыну уята алам икән, бу – зур сөенеч”, - ди жюри әгъзасы Рафилә Шәмсетдинова.

“Әгәр блогын кызык алып бара икән, 2 яки 5 мең язылучысы булган блогер да блогер булып санала. Мин һәркемгә ярдәм итәргә тырышам. Татар блогерларының артуына сөенәм. Мондый бәйгеләр кирәк. Приз күләме 20 мең сум гына булса да, ул телефон алырга зур этәргеч булып тора. Ә, гомумән, минемчә, приз фондын 1 миллион сум дип билгеләргә кирәк”, - ди беренче татар блогеры Ринат Галиәхмәтов. 

“Бу бәйге татар телен социаль челтәрдә популярлаштыру өчен кирәк. Бик күп һөнәр ияләре видеолар төшерә башлады. Үз һөнәреңне күрсәтү, мөмкинлекләреңне ачу - кызыклы, файдалы, кирәкле эш. Әле блогерлык эше белән акча эшләргә дә мөмкин”, - ди Гөлназ Сәфәрова.

“Ютуб-блогер булырмын дип уйламаган идем. Моңа кадәр журналист булып эшләдем, банк системасында да хезмәт иттем. Блогерлык эшенә кереп китүемнең сәбәбе – яңадан журналистика белән шөгыльләнү теләге һәм татар халкына хезмәт итү. Акча эшләү максаты бөтенләй булмады”, - ди Фагыйлә Шакирова. 

Бәйге шартлары: 
1. Конкурста үз һөнәрләре турында татарча блог алып баручы 16 яшьтән өлкән кешеләр катнаша ала. Блогка язылучылар саны буенча чикләүләр юк.
2. Эшләрнең кызыклы, файдалы, үзенчәлекле булуы, техник яктан яхшы башкарылышы, аудиториянең активлыгы исәпкә алыначак. Татар теленең камил булуы мөһим.
3. Бәйгедә катнашыр өчен 2021 елның 10 февраленә кадәр исем-фамилиягезне, телефоныгызны һәм үзегезнең блогыгызга сылтаманы күрсәтеп bloger.tatar@mail.ru электрон адресына гариза җибәрергә кирәк.

Приз фонды – 200 мең сум. Барлыгы 10 җиңүче 20 мең сум белән бүләкләнәчәк. Биш кеше иҗади һөнәр (артистлар, журналистлар, фотографлар һ.б.) һәм биш кеше эшче һөнәр (шофер, табиб, укытучы, юрист һ.б.) ияләре арасыннан сайлап алыначак. Аларның исемнәре 2021 елның 21 февралендә Халыкара Туган тел көнендә игълан ителәчәк. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading